Чүпрәледә Татар Бизнәсендә “Авыл бәйрәме" узды
Соңгы елларда авыл бәйрәмнәре үткәрү матур традициягә әйләнде.
Үзенең туган җиренә карата күңелендә иң җылы хисләр йөрткән һәркем кендек каны тамган авыл туфрагын сагына, күп еллар читтә яшәсә дә бер кайтып авылдашлары белән күрешү өчен ашкынып тора. Татар Бизнәсе авылында быел тугызынчы мәртәбә үткән бәйрәмгә әти – әниләре янына гел кайтып йөрүчеләр дә, инде сирәк булса да бушап калган туган йортларын барлап китүчеләр дә, буш нигезләрен сагынып кайтучылар да җыелган иде.
Бәйрәм җомга көнне үк кичке якта башланды. Милли татар киемнәре кигән авыл активистлары бизәкле атлы арбага утырып авыл урамнарын әйләнде. Рәшит Айсин сузган гармун моңына кушылып кызлар дәртле җырлар башкарды. Ә инде көн эсселеге сүрелә башлагач халык авыл клубына җыелды. Республиканың танылган эстрада җырчылары, сәхнә ветераннары берничә сәгать дәвамында бизнәлеләргә зур концерт күрсәттеләр. Тамашачылар арасында район үзәгеннән һәм күрше авыллардан килүчеләр дә бар иде. Беренче көнне үк кайткан кунаклар да байтак булды. Инде ничәмә еллар күрешмәгән авылдашлар рәхәтләнеп аралашуларын башлап та җибәрделәр. Кочаклашып күрешкәннән соң сүзләр әлеге дә баягы шул яшь чакларга барып тоташа. Кемнәр исән, кемнәр мәңгелеккә күчкән – яшьтәшләрне, күрше – тирәләрне барлау, бүгенге көн хакында гапләшү. Ирексездән “Бары авыл көнендә генә шулай рәхәтләнеп, җылы итеп сөйләшергә - серләшергә буладыр”, — дип тә уйлап куясың. Менә шулай әллә ничә буын авылдашларны бергә җыеп күрештерү максатыннан, “Авыл бәйрәме” уздыруның йөз төрле мәшәкатен үз өстенә алган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, җиде меңнән артык операция ясап, авыруларны савыктырган алтын куллы югары квалификацияле хирург, медицина фәннәре кандидаты, Европа – Азия, Халыкара Гуманитар академиясе корреспонденты, туган як мәнфәгатен даими кайгыртып, игелекле гамәлләр кылып яшәүче ватанпәрвәр галим, “Туган авылым – Татар Бизнәсе. Аның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге” исемле киң колачлы проект җитәкчесе, Татар Бизнәсе авылының бөек шәхесе Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров. Андый кешеләр турында сөйләгәндә аерым тукталасы килә. Гомумән, туган авылын, туган төбәген данлаучы якташларыбыз алдында баш ияргә, андыйларга сокланырга һәм алардан үрнәк алырга кирәк. Мәктәп сыйныфларында алар хакында сөйләүче мәгълүматлар тупланса да яхшы булыр иде. Чөнки үсеп килүче яшь буын андый авылдашларын һич тә онытырга тиеш түгел. Бәйрәм тамадасы Фәннүр нннннн да мәйдан уртасыннан Рөстәм Сәйфулла улын олы йөрәкле, фидакарь җанлы бөек шәхес дип атады. Халык мәнфәгатен кайгыртуда, яшь буынга дөрес тәрбия бирүдә мөһим өлеш керткәне өчен аңа барлык Бизнә авылы халкы исеменнән чиксез рәхмәт белдерде. Бәйрәмне ачу тантанасына килүче җаваплы җитәкчеләр һәм кунаклар да ел саен шундый югары дәрәҗәдә чара уздыруны оештыручыларга ихлас рәхмәт әйттеләр. Ветеран укытучы Әнисә Азизова: “Әти – әни, Туган җир, туган як, туган авыл, авылдашлар – кеше өчен иң изге төшенчәләр. Менә шушы хакыйкатьне күңеленә ана сөте белән сеңдергән галим Рөстәм Сәйфулла улы җитәкчелегендәге киң колачлы проект кысаларында күп эшләр башкарылды. Анда олылар белән бергә мәктәп укучылары, авыл яшьләре дә бик теләп катнаша. Бу вакытта алар күренекле кешеләр белән очрашып аралашалар. Яшь буында милли үзаң, намуслылык, тырышлык, гаделлек, киң күңеллелек, белемгә омтылучанлык кебек сыйфатлар һәм әби – бабаларыбызның кендек каны тамган җиребезгә, туган нигезебезгә хөрмәт – мәхәббәт хисе, табигатькә сакчыл караш тәрбияләнә. Гаилә, мәктәп белән берлектә әби – бабаларыбызның күркәм яшәү рәвеше, бөек шәхесләребезнең игелекле гамәлләре үрнәгендә белемле һәм тәрбияле балалар үсә авылда”,- ди ул. Чыннан да быелгы уку елын Татар Бизнәсе авылы кызлары Алсу Азизова, Илсөяр Айнетдинова, Раилә Мөдәррисова һәм Эльвина Хәсәнова мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган икән. Мондагы укучылар мәктәп, район һәм республика күләмендәге һәртөрле бәйгеләрдә, фәнни – гамәли конференцияләрдә актив катнашалар һәм җиңүләр яулыйлар. Мәсәлән, Әлмира Садретдинова “Ачышлар чоры” исемле республика фәнни – гамәли конференциядә 2 нче урынны алган, я
кташыбыз Ринат Тәҗетдинов исемендәге регионара конференциядә 3 нче урынга лаек булган. Айгөл Сәлихова “Без бергә” фестивалендә, “Яңгыравык шигырь тавышлары” бәйгесендә, “Минем мәктәбемнең күренекле шәхесләре” исемле муниципаль конкурста алдынгы урыннар яулаган һәм “Сугыш чоры балалары” исемле эзләнү эше алып барган. Фәнис Садиевка “Дәүләт символикасын иң яхшы белүче” муниципаль конкурсында тиңнәр булмаган. Әлинә Кәлимуллина һәм Даяна Мөхәммәтҗанова “Без бергә”, “Созвездие – Йолдызлык” һәм “Талантлар планетасы” фестивальләрендә катнашалар. Укучылар “Туган авылыбыз турында” гы китаптан файдаланып үткән тарихны барлыйлар, шәҗәрәләр төзиләр.
“Авыл бәйрәмнәре уздыру динебезне, мәдәниятебезне һәм гореф – гадәтләребезне саклап калуны максат итеп куя. Шуңа күрә аның мөһимлеге дә һичшиксез”, - диде үзенең тәбрикләү чыгышында район җитәкчесе Марат Гафаров. Киләсе елда “Авыл бәйрәме”нең унынчысы тагын да зур итеп үткәрелүенә ышаныч белдерде.
“Районда бәләкәй авылларга мондый игътибар булганда, алар бетми, гөрләп яшәячәк. Яшьләрне авылда калдыру, җиргә тарту өчен иң беренче чиратта кешегә игътибар, кайгырту кирәк шул”,- диештеләр янәшәмдәге олы абзыйлар.
Шуны да искәртик, Татар Бизнәсе авылы халкы элек – электән җиң сызганып эшләргә яраткан, җырга – моңга гашыйк булган. Авыл хатын – кызлары җырлый – җырлый чишмәгә суга барганнар, Бизнә елгасында кер чайкаганнар, бөргәләшеп каз өмәләре һәм аулак өйләр үткәргәннәр. Авылда җыр – биюгә оста, баянда – гармунда уйнаучы таланты гаиләләр дә бар икән. Бу урында Бакировлар нәселенә дә тукталып китәсе килә. Сәйфулла абзый белән Рауза апаның җиде улы – Альберт, Альфред, Рөстәм, Рафаил, Равил, Рифкать һәм Тәлгать барысы да лачындай кыю, көрәш батырлары булу белән бергә нечкә хисле җырчы да, шагыйрь дә булганнар. “Бу сәләт аларга әниләреннән - жор телле, тапкыр җаваплы һәм шул ук вакытта тыйнак затлы Рауза Лотфулла кызыннан бирелгән,- диләр авылдашлары. Бигрәк тә җырга Рафаил хирыс булган, ул нәкъ Хәйдәр Бигичев шикелле бик моңлы итеп “Керим әле урманнарга” җырын сузган. Ә Рөстәм Бакировның иҗаты талантлы композиторларда да кызыксыну тудырды. Аның “Кайтып барам туган ягыма”, “Үтәш чишмәләре”, “Китмәм, Бизнәм, Бизнәм!”, “Бабамнар васыяте” кебек лирик шигырьләренә көйләр язылды. Аларны З. Хәйретдинов, А. Фәйзрахманов, А. Җәмалетдинов, Р. Мөхәммәтрәхимов кебек танылган җырчылар һәм үзенең яраткан оныгы Айсылу Вәлиуллина да бик оста башкара. “Без әтиебез белән урынлы горурланабыз. Бөек Ватан сугышына 182 авылдашыбыз киткән. Шуларның 52 –се яу кырында ятып калган, 59- ы хәбәрсез югалган, 71 солдатка җиңү яулап кайту насыйп булган. Әтиебез Сәйфулла Атаулла улы “Ленинград оборонасы өчен”, “Батырлык өчен” медальләре, “Кызыл Йолдыз”, 2 һәм 3 дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән, безгә дөрес тәрбия бирүе өчен без әти – әнигә гомеребез буе рәхмәтле”, - ди Рөстәм Бакиров. Уйлап кына карагыз, бер гаиләдән никадәр фән кандидатлары чыккан. Альберт Бакиров – педагогика фәннәре кандидаты, Альфред Бакиров психология фәннәре кандидаты, Тәлгать Бакиров – педагогика фәннәре кандидаты. Равил Бакиров – Казан шәһәре мәктәбендә директор.
Авыл бәйрәмендә шулай ук Камаловлар, Хәлиловлар, Юмангуловлар, Тимербулатовлар, Мәхмутовлар, Мифтахетдинеовлар, Төфитулловлар, Купоровлар, Мөдәррисовлар, Хисметовлар, Садиевлар, Айсиннар, Айнетдиновлар, Салиховлар, Әбдрафиевлар һәм башка бик күп үрнәк гаиләләрне атап үттеләр, илгә – көнгә яраклы, җәмгыятькә файдалы балалар үстерүләрен әйттеләр. Авыл хуҗалыгы алдынгыларын мәйдан уртасына чакырып Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Әлеге бәйрәмне оештыручыларга да рәхмәт сүзләре яуды ул көнне. Районның фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары Ассоциациясе рәисе Равил Бикчуров Татар Бизнәсендәге крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айрат Хәлиловны Татарстан Республикасы фермерлары, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары Ассоциациясе рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Мәйданда көн буе җыр – моң яңгырады, спорт ярышлары дәвам итте, бала – чага чүлмәк ватты, капчык киеп тә йөгерделәр, күзләрен бәйләгән килеш кайчы белән уенчыклар кистеләр, чиләкле көянтә
белән, хәтта олылар да ярышты. Шулай да халыкның күпчелеге мәйдан уртасындагы көрәшчеләрне күзәтте. Чит авылларны да санаганда, бил алышырга теләүчеләр ике дистәгә якын иде. Казаннан килгән тәҗрибәле, халыкара категорияле хөкемдарлар Атлас Гафиятов белән Рифкать Җәлиев спортчыларның һәр алымына үтә дә гадел бәя бирделәр, хәрәмләшүгә юл куймадылар. Ярышлар киеренке барды. Авыллардан килгән көрәшчеләр арасында Кече Чынлы егете Айрат Мохтаров абсолют батыр исемен яулады. Ә менә авыл чемпионы булып Рамил Камалов калды һәм бәйрәм символы булган тәкә дә аның җилкәсенә менеп утырды, аңа шулай ук велосипед та бүләк иттеләр. Авыл уртасындагы чирәмле мәйданда бәйрәм соңгы кичкә кадәр дәвам итте. Ул быел яңа бизәкләр һәм төсмерләр белән баетылып, истәлек-хатирәләр, очрашу-күрешүләр, уен-көлке, җыр -биюләр белән оештырылган иде. Кичкә таба халыкны мәктәп ашханәсенә корбан ашына чакырдылар. Хуҗалар әйтүенчә, алты корбан чалынган икән. Кичке җидедә “Казан егетләре” һәм эстрада җырчысы Римма Никитина катнашында концерт булды, ул дискотека белән дәвам итте һәм соңыннан бәйрәм төнге салют белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев