Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә фронтовик шагыйрь Зәки Нуриның тууына 100 ел тулуга багышланган кичә узды

Зәки Нури хөрмәтенә районда премия булдырылды һәм аның бюсты куелды.

Чүпрәле районында фронтовик-шагыйрь Зәки Нуриның тууына 100 ел тулуга багышланган чара узды. Бер гасырлык дата уңаеннан район мәдәният йортында ТР Язучылар берлеге вәкилләре, иҗат һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында хәтер кичәсе оештырылды.

Чара район мәдәният йорты каршындагы язучылар аллеясында Зәки Нури бюсты янында чәчәкләр кую белән башланып китте. Исегезгә төшерәбез, Зәки Нури хөрмәтенә бюст 2005 елда куелган иде.

Якташыбыз адресына  бик күп җылы сүзләр әйтелде, аның хезмәтләре һәм әдәби эшчәнлеге  билгеләп үтелде.

Район башлыгы Марат Гафаров чүпрәлеләр үзләренең бөек шәхесләрен искә алалар һәм аларның иҗатын буыннан-буынга тапшыралар, диде.

Чүпрәле районында 1998 елдан бирле Зәки Нури хөрмәтенә премия гамәлгә куелган. Бүгенге көндә лауреатлар саны 80гә кадәр җиткән. Һәм бүген бу исемлек тагын да тулыланды.

Район башлыгы Марат Гафаров премияләрне иҗади эшләүче якташ—шәхесләр арасында– тарих фәннәре кандидаты, КФУ профессоры, Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм чуваш халыклары академиясе хакыйкый әгъзасы Гафуров Иршат Әхмәт улына,  иҗади эшләүче райондаш шәхесләре арасында – «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Туган як» газетасы редакциясенең баш мөхәррире – директоры – баш мөхәррире Җамалтдинова Рәзидә Ринат кызына, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре арасында – район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Ахмедова  Галия Абдулгали кызына,  гомуми белем бирү учреждениеләре хезмәткәрләре арасында - Кече Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Халитова Миләүшә Җәмил кызына,  гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында-1 санлы  Иске Чүпрәле урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Җамалетдинова Равилә Рамил кызына тапшырды.

Чара кысаларында шулай ук Зәки Нуриның 100 еллыгына багышланган шигырь сөйләү, рәсем, әсәрләрен онлайн-бәйгеләрдә укып, җиңү яулаучылар да  билгеләп үтелде.

ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла әлеге чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм аның иҗаты мәңгелек булачагына ышаныч белдерде.

 Әлеге чарада Зәки Нури турында фильм күрсәтелде,  аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды.

Туганнарыннан аның туган авылы Татар Төкесе авылында яшәүче сеңлесенең кызлары  Тәскирә апа һәм Гөлфария апа  катнашты.  Алар абыйлары  турында сөйләделәр һәм аныэ сүзләренә язылган җыр башкардылар.

ФОТОЛАР

Белешмә

Шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе, РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983), 1951 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы Зәки Нури (Зәки Шәрәфетдин улы Нуретдинов) 1921 елның 24 декабрендә Татарстан АССРның Чүпрәле районындагы Татар Төкесе авылында туган.

1957 елда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби Курсларны тәмамлап кайтканнан соң, З.Нури алты елга якын (1957-1963) Татарстан Язучылар союзының җаваплы секретаре, 1964-1971 нче елларда «Казан утлары» журналының баш редакторы, ә 1971 елның языннан алып 1974 елның маена кадәр Татарстан Язучылар союзы идарәсе рәисе булып эшли. 1974-1982 нче елларда ул яңадан «Казан утлары» журналының баш редакторы хезмәтендә.

1945-1983 нче еллар арасында әдипнең татар телендә – 36, рус теленә тәрҗемәдә – 17, башка халыклар теленә тәрҗемәдә алты – барлыгы 59 исемдәге аерым китабы басылып чыга.

З.Нури 1994 елның 18 февралендә Казанда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев