Чүпрәле район музеенда якташыбыз Николай Казаков белән очрашу узды
Чара ТАССРның 100 еллыгы кысаларында узды.
Район музеенда чуваш теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә якташыбыз, РФ Журналистлар берлеге әгъзасы, РФ Язучылар берлеге әгъзасы. А.Талвир исемендәге әдәби премия лауреаты, Чуваш халык академигы, җәмәгать эшлеклесе, язучы Николай Казаковның юбилее уңаеннан оештырылган «Сәлам сиңа, туган авылым...» дип исемләнгән очрашу үтте.
Н.А.Казаков 1959 елның 19 июнендә Татарстан АССРның Чүпрәле районы, Яңа Элмәле авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1974 елда Яңа Элмәле сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Уку дәверендә район, мәктәпнең пионер һәм комсомол оешмасы эшендә актив катнаша. Мәктәп, авыл тормышы турындагы беренче язмаларын район газетасында бастыра.
Иске Чүпрәле урта мәктәбендәге уку елларыннан соң ул Чувашиядәге урманчылык буенча техникумда белем ала. Аннан соң Мордовия якларына урманчылык эшенә җибәрелә. Бер үк вакытта югары уку йортында укуын дәвам итә, фәнни эш белән шөгыльләнә.
Якташыбыз 1984-1986 елларда Совет Армиясендә хәрби бурычын үти. Аннан соңгы хезмәт юлы аны ВЛКСМның Тереньгуль комитеты бюросы тәкъдиме буенча «Знамя Ленина» район газетасына алып килә. Бирегә ул партия һәм комсомол тормышы бүлеге корреспонденты итеп эшкә җибәрелә.
1990нчы еллар башында район газетасыннан «Канаш» өлкә чуваш газетасына хәбәрче итеп күчерелә. 1991 елда И.Я. Яковлев исемендәге Ульяновск өлкәсе Чуваш мәгърифәтчелек җәмгыяте рәисе урынбасары итеп сайлана, 1992 елдан бирле Ульяновск өлкәсенең Чуваш туган якны өйрәнүчеләр берлеген җитәкли.
Якташыбыз күп кенә фәнни мәкаләләр авторы. Аның фәнни эшләренең күпчелеге “Сембер Идел буе табигате“ журналында басылып чыккан. Ул күп кенә Мактау грамоталары, юбилей медальләре һәм мактау билгеләре белән бүләкләнгән. Ул шулай ук «Таван ен» газетасының да актив хәбәрчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев