45 елдан соң, Чүпрәле районы Кече Шәйморза авылында бәйрәм узды
Туган җирдә очрашу
Һәр кешенең газиз туган йорты, нигезе урнашкан җанга якын туган авылы бар. Кеше кайда гына булса да, кендек каны тамган туган туфрак үзенә еллар узгач та тарта. Кече Шәйморза авылында (халык телендә–Димин) узган бәйрәм дә шул туган җирем дип яшәүчеләр бәрабәренә оештырылды һәм авылдашларны бер мәйданга җыйды.
Бу авылда мондый олы чара соңгы тапкыр 1980нче елларда авылда яңа клуб ачылу уңаеннан оештырылган булган. Шуннан соң күпме сулар аккан, йортлар, нигезләр бушап калган... Бүгенге көндә Кече Шәйморзада 28 йорт исәпләнә, 16 кеше теркәлгән, 8 кеше яши.
Авыл клубында үткәрелгән чараларның берсекндә авылны гөрләтеп яшәргә язсын, дигән теләкләр яңгырый. Ләкин һәр нәрсәгә Аллаһы Тәгаләдән вакыт җитүе кирәк.
Менә ниһаять бу көн килеп җитә. Диминдә туып-үскән Гөлсинә Минкина (Казан шәһәрендә яши) әлеге җаваплылыкны үз өстенә алып, Ватсап төркеме булдыра, авылдашларны туплый. Кече Шәйморзада якташлар очрашуы уздырасы иде дигән тәкъдимне авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мохитова да күтәреп ала, шулай итеп әзерлек эшләре башлана.
Шунысын да әйтергә кирәк, бәйрәмне үткәрү чыгымнарын шушы төркемдә утыручылар үз өсләренә алалар. Шулай ук, моңа авылның бүгенге көндә яшәешен тәэмин итеп, сулыш өреп торучы эшмәкәр Альберт Әхмәдишинның да саллы өлеше тия.
Авыл мәдәниятен үстерү өлкәсендә озак еллар хезмәт куйган Фәридә һәм Тәлгать Җәббаровлар, бүгенге көндә Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты җитәкчесе Рамиль Абдракипов, Кече Шәйморза клуб мөдире Гөлсинә Абдракиповалар бәйрәмне ни рәвешле үткәрүне планлаштыра башлый. Ниһаять, барысы да әзер һәм көтеп алынган мизгелләр килеп җитә. Үткән атнаның шимбә көнендә озак еллар дәвамында тынлыкта утырган Кече Шәйморза авылында шау-гөр килеп Авыл көне узды.
Кече Шәйморза авылы халкы гомер-гомергә уңган булган. 22нче Партсъезд колхозының югары уңышларга ирешүендә дә Димин авылы халкының өлеше зур.
Һәр төбәк үзенең данлыклы уллары, кызлары белән горурлана. Әлеге авылның да данлыклы тарихы, күренекле, мактаулы исемнәр алган мөхтәрәм кешеләре бихисап. Аларның һәрберсе –Кече Шәйморза башлангыч мәктәбен узган шәхесләр. Аларны тәрбияләп, белем биргән укытучылар Марс Сиразиев, Рәфика Ильясовага да олы хөрмәт сүзләре яңгырады чарада.
Әлбәттә, Кече Шәйморза, Димин дип сөйләгәндә, мөхтәрәм җырчы Татарстанның халык артисты Габдулла Рәхимкуловның мөлаем йөзе күз алдына килеп баса, моңлы җырлары күңелләрдә яңара. Ул бөтен гомерен җыр сәнгатенә багышлый, илнең татар халкы яшәгән һәр почмагында чыгыш ясый. Гомеренең соңгы сәгатьләренә кадәр җырдан аерылмый. Бәйрәм чарасында аның репертуарыннан моңлы җырларны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Тәлгать Җәббаров яңгыратты.
Бәйрәмгә Габдулла Рәхимкуловның якыннары да кайткан иде. Улы Рауф та әтисенең җырларын башкарды. Авылдагы мәдәният хезмәткәрләре дә: Рамиль Абдракипов гармунда моңлы көйләрен тартса, Айгөл Каюмова очрашуга кайтканнарга җырларын бүләк итте. Кыскасы, бу көнне мәйдан җыр-моңнан, милли уеннардан өзелеп тормады. Кайткан кунаклар да сүз алып, истәлекләрен барлады, я булмаса иҗади белән чыгыш ясады.
Казандагы Апас якташлык җәмгыятенең вице президенты Наиль Галиуллин күчтәнәчләр таратты, оештыручылар, бәйрәмне үткәрүчеләр дә өлешсез калмады. Йөзләгән халык бердәм булып, төшке аштан авыз итте, самовардан тәмле чәйләр эчте, күчтәнәчләр белән сыйланды. Ә күрешүдән, очрашудан ташып торган сагыну хисләрен беркем дә яшерә алмады, күз яшьләре, шатлыклы елмаюлар аша да чагылды ул.
Фәридә ханым Җәббарова әйтүенчә, әлеге бәйрәмнең дәвамы булып, киләсе елда билгеләп үткәреләчәк Габдулла Рәхимкуловның тууына 100 еллыгы торачак.
Тәнзилә Шәйдуллина:
- Шундый бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәт. Бер күрешү–бер гомер. Бик канәгать булдык. Тагын да дәвамлы булсын! Туган авылыбызга кайтып йөрүләр язсын!.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев