Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Яңа Кәкерле авылының мәдәни тормышы

Авылда клуб һәм мәктәп булмаса аның киләчәге дә юктыр. Юкка гына авыл клубын мәдәният учагы димиләр.

Ә мәдәният ул халыкның җаны, күңел көзгесе. Хезмәт кешесе бирегә килеп ял итә, аралаша, бер – берсенә якыная, рухи яктан байлык ала. Чын мәгънәсендә мәдәният учагы бурычларын җиренә җиткереп үтәгән авыл клубларының яшь буынны тәрбияләүдә дә роле зур. 
Казанда яшәсәк тә авылга еш кайтабыз. Шәһәрдән авылга кайтуның күп очрагы бәйрәм көннәренә туры килә. Соңгы вакытта Яңа Кәкерле авылында яшәүче авылдашларымнан мәдәният йортының бик җанлы эшли башлавы хакында ишетергә туры килә. Моңа мин үзем дә инандым. Моннан нәкъ бер ел элек мәдәният йортына директор иттереп М. Җәмалтдинованы билгеләгәннәр иде. 28 ел мәктәптә педагог – оештыручы булып эшләгән югары белемле Мәдинә Нурулловна кыска гына вакыт эчендә мәдәният учагын дөрләтеп җибәрмәсенме!? Ай саен кимендә өчәр мәдәни чара үткәрүне планлаштырган ул. Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә генә дә өч көн “Бал – маскарад” гөрләде. Соңгы вакытта “Гашыйклар көне”, студентлар белән очрашу, “Каһарманнар көне” һәм башка бик күп чаралар уздырды. Әфганчылар көнендә дә клуб гөрләп торды. Сугыш утын узган солдатлар үзләренең язмышына туры килгән вакыйгалар турында тәфсилләп сөйләделәр. Әби – бабайларга да “тынгылык” юк. 8 мартка “Ягез әле әбиләр,әниләр һәм кызлар!” дип аталган КВН уздырырга тырышып йөри. Моннан берничә ай элек оешкан “Сариякәй” фольклор ансамбле дә үзенең матур чыгышлары белән танылып килә. Шунысы куанычлы, әлеге ансамбльдә 75 – 80 яшьлек әбиләр дә бик теләп катнаша.

Җәй айларында “Авылым кичләре” чарасын авылның бөтен олысы – кечесе көтеп ала. Клубның эшен шулай җанландырып җибәрүе өчен Яңа Кәкерленең олысы кечесе аңа бик рәхмәтле. 
“Хәзерге вакытта культура – агарту эшләрен тиешле дәрәҗәдә оештыру бик мөһим. Шуны истә тотып яңа эш формалары, яңа алымнар кулланып халык теләген үтәүне максат итеп куйдым. Халыкның ялын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү турыдан – туры безгә йөкләнгән. Халкыбызның гаять катлаулы тарихи-мәдәни процесслар аша үтеп, үзенә генә хас матди hәм рухи культура жәүhәрләрен саклап калуына куанам. Киләчәктә дә мәдәниятле милләт булып саклану өчен безгә яшь буынны халкыбызның культура мирасы белән даими таныштырып тору, аны тарихыбызга хөрмәт белән карарга өйрәтү зарур. Yткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, дип тикмәгә генә әйтмиләр”,- ди Мәдинә Нурулловна. Аңа барлык авыл халкы исеменнән киләчәктә дә мәдәни – иҗади эшендә уңышлар телибез!

Илдар Сибгатуллин, Казан – Яңа Кәкерле - Иске Чүпрәле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев