Рәмис Аймәтовка "ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде
Хезмәтен хөрмәтләп
Татарстан язучылар берлеге 85 еллыгын билгеләп үтте. Каләм әһелләрен Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Парламент башлыгы сүзләренчә, язучылар алдында телне саклау, татар әдәбиятын башка халыкларга да таныту бурычы тора.
Татарстан язучылар берлеге - бүген Мәскәү белән Санкт-Петербургтан кала иң зур оешмаларның берсе. Ул 337 әгъзаны берләштерә.
Тантанада якташыбыз, ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәтовка "ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе» исеме бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев