Мәдәният – халык күңеле көзгесе
Талантлы, үз эшләренең чын осталары булган безнең район мәдәният хезмәткәрләре халыкка яктылык, мәрхәмәт өләшә, матурлыкны күрергә, тоя белергә, бәяләргә өйрәтә
Календарьда дата
25 мартта алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Нинди максатлар белән яшиләр алар? Нинди төр яңа юнәлешләр кулланалар? Боларның барысы хакында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Зөлфәт Сәгъдиев сөйли.
– Мәдәният хезмәте күрсәтү – җаваплы һәм бик үзенчәлекле тармак. Хезмәт кешесенең ял вакытын файдалы, күңелле һәм нәтиҗәле итеп оештыруда мәдәният хезмәткәренең роле гаять зур. Бүген әлеге өлкә хезмәткәрләре алдында нинди бурычлар тора?
– Мәдәният – халыкның рухи куәтен, сәләтен, зәвыгын күрсәтүче көзге. Ул матурлыкка хезмәт итә, җанны, күңелне савыктыра. Бүгенге мәдәният хезмәткәрләре алдында һәр төбәкнең күркәм, матур үткәне турында сөйләү, тырыш хезмәтләре белән дан казанган күренекле шәхесләрен зурлау, яшь буынны алар үрнәгендә тәрбияләү, гореф-гадәтләрне саклау, халкыбызның фольклорын үстерү бурычы тора.
–2020 ел барлык өлкәләр, шул исәптән мәдәният өчен дә гадәти ел булмавы белән истә калды. Шуңа да карамастан, эшчәнлек тукталмады. Пандемиянең уңай һәм тискәре якларыннан ниләрне атар идегез?
– 2020 ел мәдәният өчен заманча санлы технологияләрне куллану, онлайн киңлекләрне үзләштерү елы буларак истә калды. Моңарчы мәдәният йортларына җыелган тамашачаны интернет киңлекләрендә туплау бурычы куелды. Элек еллардагы видеоязмаларны барларга туры килде. Инстаграм, ВКонтакте челтәрендә үз мәйданчыкларыбызны булдырдык. Бүгенге көндә әлеге эшчәнлекнең дәвамы булып Ютуб каналында “Хәзер син барысын да беләсең”, дигән яңа видеопроектыбыз эшли. Ул айга бер тапкыр, барлык үткәрелгән мәдәни чараларга күзәтү буларак, тупланып әзерләнә.
Билгеле, барлык учреждениеләрнең дә онлайн форматта эш итүгә тиешенчә әзерлекле булмавы – кыенлыклар тудырды. Материаль-техник базаны ныгыту буенча һәрдаим эш алып барылса да, бүгенгәчә ноутбуклар, видео, web-камералар, интернет белән тәэмин ителмәгән мәдәният йортлары да шактый әле.
Матди-техник базаны яңартуда грантлар акчаларының зур ярдәм булуын билгеләп үтәсе килә. Откан грантлар буенча гомуми сумма 1,5 миллион сумга якын тәшкил итте. 2020 елда бюджет, грант, иганәчеләрдән кергән акчага 982 мең сумлык сәхнә костюмнары тегелде, Чуваш Чүпрәлесе мәдәният йортында 12 млн. сумлык капиталь төзекләндерү үткәрелде, 500 мең сумлык техник чаралар һәм җиһазлар сатып алынды. Бу юнәлештә быел да эшләр дәвам итәчәк: 37 учреждениенең 10сы капиталь ремонт таләп итә, агымдагы елда Түбән Каракитә авылы мәдәният йортында капиталь төзекләндерү үткәреләчәк.
– Конкурс-фестивальләрдә катнашып, иң зур җиңүләрдән ниндиләрне атар идегез?
–Һәрбер чарада катнашу безнең өчен үзенә күрә бер җиңү ул. Иң мөһиме, сыйфатлы чыгышлар әзерләргә тырышабыз. Ел саен «Созвездие – Йолдызлык» эстрада сәнгате яшьләр фестивалендә призлы урыннар алабыз, күрше өлкәләрдә узучы бәйрәмнәрдә катнашабыз. Әлбәттә, иң зур җиңүләрнең берсе – «Наше время – Безнең заман» эшләүче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивалендә III урын алуыбыз булды.
«Таң» халык җыр һәм бию ансамблен һәм башка халык фольклор ансамбльләрен аерым билгеләп үтәр идем. Аларның һәркайсының уңышлары шактый, төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнделәр. Театр сәнгатен, фольклор коллективларының эшчәнлеген үстерүгә дә зур игътибар бирәбез.
– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан хезмәттәшләрегезгә иң зур теләгегез нинди?
– Хезмәтебез белән тамашачыларны, гомумән, район халкын шатландырырга, сыйфатлы рухи азык бирергә насыйп булсын. Хезмәттәшләремә, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйган ветераннарга олы рәхмәтемне белдерәм. Уңышларга ирешеп, иҗади дәрт белән илһамланып хезмәт итүләрне телим.
Кыскача тарих
Районда мәдәният өлкәсе оештырылу тарихы 1920 елларга барып тоташа. Дәүләт акчасына төзелгән уку йорты агитация-мәгърифәт үзәге буларак эшләп китә. 1930 елда район үзәк хастаханәсе янәшәсендә кулак дип табылган гаиләнең өеннән клуб төзелә, соңыннан ул район мәдәният йорты дип атала башлый. Биредә 230 кешегә исәпләнгән тамаша залы, сәхнә, буфет, дискотека залы, театр һәм башка кабинетлар була.
1953 елдан район мәдәнияте җирле хакимият карамагына бирелә. 1987 елда район мәдәният йортының бүгенге бинасы төзелә. Аңа 2008 елда капиталь төзекләндерү үткәрелә.
Күр, безнекеләрне!
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре мәдәният учреждениеләренең 2020 елдагы эшчәнлеге
турында» мәгълүмати-аналитик исәбендә Чүпрәле районы мәдәният бүлеге 19нчы урынны били. Эшчәнлекнең төп күрсәткечләре буенча Татарстанның барлык районнары арасында Чүпрәле мәдәниятчеләре – 8нче урында.
Мәдәниятчеләр үз хезмәтләре турында
Руслан Шәрәфетдинов:
– Безнең хезмәт – ул кешеләрне эштән соң ял иттерү, аларны үзара якынайту, яшь буынны тәрбияләү һәм рухи яктан баету. Мәдәният өлкәсе - матди кыйммәтләр белән бәяләнми, ул күңел кушуы, талант, матурлык өлкәсе. Эшчәнлегебез күпкырлы, аны иҗади якын килеп, югары һөнәри як белән башкарырга тырышабыз.
Наталия Макарова:
–Минем һөнәрем– мәдәниятче яшәү кыйблам да. Шул ук вакытта бу минем эшчәнлегемдә иҗади сәләтне үстерү, гореф-гадәт, йола-бәйрәмнәрне җанладыру һәм саклау, кәсеп-һөнәрләрне торгызу, яшь буынны милли рухта тәрбияләүне күздә тотам. «Калинушка» фольклор ансамбле белән төрле фестивальләрдә катнашабыз. Алга таба да йола-гадәтләр, халык мирасын торгызырга исәп.
Гелфруз Баһаутдинова:
–Хезмәтебез күзгә күренми, үлчәүләрдә үлчәнми, тынгысыз, мәшәкатьле. Ничек кенә булмасын, мин хезмәтемне яратам, башка һөнәрдә булуны күз алдына да китерә алмыйм. Яшьлегем кире кайтса, ике дә уйламыйча, янә шул мәдәният тармагын сайлар идем. Яраткан хезмәт канәгатьлек бирә, кешене бәхетле итә.
Тәслимә Җамалетдинова:
–Мәдәният – ул халыкның асылы, аның күңел көзгесе, рухы, гүзәллеге, горурлыгы дип саныйм. Мәдәният булганда авыл да яши, эшебез дә шушы яшәешне дәвам иттерүгә корылган. Безнең Иске Задур, Яңа Задур кечкенә авыллар, мәсәлән. Клубыбыз да иске инде. Шуңа да карамастан, төрле мәдәни чаралар үткәрелеп тора. Халык та бик теләп катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев