Мастер-класслар, шәҗәрә бәйрәме: Чүпрәледә «Мунчәли укулары» узачак
Чара быел 16 нчы тапкыр оештырыла
2008 елдан башлап һәр елны Мунчәли авылында дини җыен — «Мунчәли укулары» үткәрелеп килә. Авыллардагы рухи-мәдәни мирасны, динне һәм гореф-гадәтләрне саклауга һәм үстерүгә багышланган чара буларак әлеге җыенның эчтәлеге дә, масштабы да елдан-ел киңәя бара. Быел дини җыен 19 августка билгеләнгән һәм аның үзенчәлекләре хакында оештыручысы Ильмир Измайловтан сораштык.
—Ильмир Расихович, «Мунчәли укулары» агымдагы елда нинди яңалыклары белән истә калачак, программасы белән таныштырып үтсәгез иде.
— «Мунчәли укулары» —дини җыены быел «Милли гореф гадәтләрнең киләчәге балалар һәм оныклар кулында» дигән тема астында узачак. Чарага быел да республикабыздан һәм күрше төбәкләрдән: Ульян, Чувашия, Мордовия, Пенза, Самара, Нижгар өлкәләреннән күренекле дин әһелләре, галимнәр, танылган җәмәгать эшлеклеләре, артистлар чакырылган. Чарада Татарстанның Баш казые Җәлил хазрәт Фазлыев, Мәхмүт хазрәт Шәрәфетдинов, Рөстәм хазрәт Вәлиуллинның вәгазьләре, үгет — нәсыйхәтләре яңгыраячак. Җыенны танылган журналист Илдар Кыямов алып барачак.
2023 ел, билгеле булганча, Татарстанда —Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. «Мунчәли укулары» дини җыенын да шушы кысаларда, рухи, милли-мәдәни, дини чара буларак тулыландырып үткәрергә җыенабыз. Гомумән. мәйданда милли- дини мохиты хөкем сөрәчәк. Чарада катнашучыларны милли киемнәрдән килүләрен сорыйбыз.
Бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани: "Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклыйлар«,-дигән. Болар — милли тел, милли кием һәм милли гореф-гадәт. Без дә шушы фикерне истә тотып, быелгы чарада күбрәк милли киемнәргә, гореф-гадәтләрәгә, йолаларга, аларны саклауга һәм киләчәк буынга тапшыруга игътибар бирәчәкбез. Чара иртәнге 9.00 сәгатьтән зур күләмле күргәзмә белән башланып китәчәк. Күргәзмәдә татар-мишәр халкының милли киемнәрен, бизәнү әйберләрен, шәҗәрәләр, гаилә ядкарьләрен, шамаиллар, халык уен коралларын, шәхси архив экспонатларын күреп булачак.
Махсус чатырларда тамбурлы чигү, читек эшләү, милли орнаментлар белән күн әйберләре эшләү, күкрәк бизәкләрен «түшлек» ясау, вокал, милли уен коралларында уйнау, шәҗәрәләр ясау, дизайн проектлар эшләү, нәсел тарихларыннан китап язу буенча остаханәләр эшлиячәк. Мастер-классларны Казан шәһәреннән килгән махсус белгечләр, сәнгать осталары тәкъдим итәчәк.
Әдәбият сөючеләр өчен татар язучылары арасында иң популяр булган автор Зифа Кадыйрова белән очрашу булачак. Авторның китапларыннан күргәзмә — сату оештырылачак.
«Рухи моң» проекты буенча Татарстаннынң атказанган артистлары Марсель Вагыйзов белән Марат Галимов башкаруында дини җырлар, мөнәҗәтләр, нәшидләр яңгыраячак.
-Бәйрәмнең кадерле кунаклары, әлбәттә, балалар...
-Районыбызның барлык авылларыннан мәчеткә йөрүче милли -дини җанлы балаларны бәйрәмгә чакырып калабыз. Алар өчен интерактив уеннар, бүләкләр, күңел ачу чаралары оештырылачак.
Намаз вакыты җиткәч азан әйтеп, җәмәгать белән бергә өйлә намазы укылаячак. Көннең икенче яртысында исә «Шәҗәрә—гаилә» бәйрәме үткәрү каралган. Теләүчеләр әлеге чарада үзенең нәсел шәҗәрәсе белән катнаша ала. Гаиләдә сакланган ядкарьләр, архив материаллар, истәлекләр буенча төрле номинацияләр билгеләнәчәк, бүләкләр тапшырылачак. Чарада әдәбият белгече, рәссам-хаттат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Наккаш үзе ясаган шәҗәрәләрен тәкъдим итәчәк һәм шәҗәрә ясау серләре белән уртаклашачак. «Шәҗәрә-гаилә» бәйрәме «Риваять» этно-төркеме чыгышы белән үрелеп барачак.
Ә кичен исә барлык кунаклар өчен Татарстанның атказанган халык артистлары Резидә Шәрәфиева, Равил Галиев һәм иҗатташ дуслары катнашында традицион зур бәйрәм концерты булачак.
Шуны да әйтергә кирәк, бу чара Мунчәли җирлегендә үтсә дә, шунда яшәүче авыл халкы өчен генә оештырылмый. Ул— барлык районыбыз халкының, якташларның, тирә- күрше төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезнең бергә җыелу, очрашу, күрешү урыны. Шуңа да җыенга барлык райондашларны да читтә яшәүче якташларны да чакырып, көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев