Кече Шәйморза авылы клубында "Картаямыни соң йөрәк" дигән бәйрәм узды
Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла.
Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.
Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.
Әлеге уңайдан Кече Шәйморза авылы клубында "Картаямыни соң йөрәк" дип аталган бәйрәм уздырылды.
Кече Шәйморза - бер урамлы авыл. Кешеләре гомер буе дус, тату булып яшәгәннәр. Бәйрәмгә дә алар ашкынып килделәр. "Бердәмлектә - көч" мәкале дә алар хакында. Алар концерт - тамашаны гына карап утырмадылар, үзләре дә катнашып, җырлашып утырдылар.
Кече Шәйморза клуб мөдире - Абдракипова Гөлсинә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев