Каракитәлеләр Авыл көнен бәйрәм итте
Бәйрәм котлаулар, матур теләкләргә кушылып, үзешчәннәр чыгышлары, миллли көрәш, балалар өчен төрле күңел ачулар белән дә үрелеп барды.
Соңгы берничә елда авылларда Авыл көнен бәйрәм итү матур традициягә әверелде. Нәкъ шундый бәйрәм Каракитә авылында да үтте.
Тарихи документларга күз салсак, Каракитә авылы бай тарихы булган авыл.
Авылның үткәненнән хәзерге чорга кайтып, аның атамасы хакында кызыклы гына фактлар бар. Элек монда урманнар була. Авылга беренче нигез салучылар шушы урман эчендә бәләкәй алан табып алалар, шунда йортлар төзи башлыйлар. Еллар үтү белән урманнар киселә, алан киңәя бара. Биредә чуашлар һәм татарлар бергә яшәгән, диләр. Көннәрдән бер көнне авылга урыслар килеп чыга һәм авыл исемен сорыйлар. Телне аңламаган кешеләр бер-берсенә “Карап китүчеләрдер инде болар”, дип үзара сөйләшә башлый. Шуннан урыслар бу авылны исәпкә алганда “Каракитә” дип яздырганнар, имеш. Хәер, Каракитәлеләр турында: “Көндез карап китә, төнлә урлап китә” дигән сүзләр дә йөри. Моннан тыш, урман эчендәге авыл тирә-ягыннан киртә белән тотылганлыктан, аны кара (кара урман)–киртә, дигәннән чыгып та атаганнар, диләр.
Бүгенге көндә авыл җирлегенә Татар Бизнәсе, Югары һәм Түбән Каракитә авыллары керә. Югары һәм Түбән Каракитәдә урта мәктәп, балалар бакчасы, клуб, китапханә, фельдшер- акушерлык пункты, почта бүлекчәсе, кибетләр кебек халыкка хезмәт күрсәтүче объектлар бар. Ике авыл уртасында күркәм дин йорты-мәчет балкып тора.
Каракитә авыл бәйрәме дә елдан-ел күңеллерәк, истә калырлык һәм эчтәлекле булып үтә. Бу көн өлкәннәр өчен күпләрнең яраткан артистлары - Гүзәл Идрисова, Илназ Баһ, кичке якта исә Тямайның чыгышы белән истә калса, чит җирләрдән авылын, туганнарын, сыйныфташларын сагынып кайту, күрешү-очрашулар белән дә күңелле булды.
Бәйрәм барышында авыл халкын, килгән кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов, Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфикъ Җамалтдинов сәламләде, күңелле яллар теләделәр, авыл халкын матур бәйрәм белән тәбрик иттеләр.
Бүгенге көн авыл тормышында иганәчеләр роле дә зур. Күмәк көч тау күчерә дигәндәй, эшләр дә, бәйрәмнәр дә уртак көч белән оештырыла. Авыл тормышында актив катнашкан иганәчеләр: Марат Зайнуллин, Марат Якупов, Хатям Вәлитов, Расыйх Низамов, Марат Вәлитов, Хамит Аббазов, Динә Яруллина һ.б., һ.б. рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Авыл көнен дә шушы авылда туып, үскән, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Сәнгатьтәге казанышлары өчен” медале иясе, шагыйрә-җырчы Җәмилә Мифтахова алып барды.
Бәйрәм котлаулар, матур теләкләргә кушылып, үзешчәннәр чыгышлары, миллли көрәш, балалар өчен төрле күңел ачулар белән дә үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев