Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Шәйморза авыл китапханәсендә Гаилә көненә багышланган тәрбияви сәгать узды

Гаилә — ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы.

Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы булды. Ул — кешенең төп терәге, җәмгыятьнең рухи сәламәтлеге чыганагы.

Гаилә — ул җылылык, мәхәббәт, ышаныч учагы. Аның төп бурычы — балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала.

Иске Шәйморза авыл китапханәсендә Гаилә көненә багышланган тәрбияви сәгать узды.

Чара барышында балалар гаилә әгъзалары белән таныштырдылар, гаилә традицияләре турында да сөйләделәр, темага кагылышлы шигырьләр, мәкалә һәм әйтемнәр белән таныштылар.
 

Иске Шәйморза авыл китапханәсе хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев