Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Кәкерледә Кабак бәйрәме узды

Иске Кәкерле авылы халкы быел да традициягә тугры калып, мәдәният йортында Кабак бәйрәме үткәрде. 

Һәркем бәйрәмгә берсен-берсе уздыра-уздыра бакчасында үстергән яшелчәләрен сәхнәдә күргәзмәгә төзде.

Чара балалар театрының “Шалкан” спектакле белән башланып китте. Авыл җирлеге башлыгы Сәхаутдин Хөсәенов  бәйрәмдә катнашучыларны сәламләде, мул яшелчәләр үстерүчеләргә  бүләкләр тапшырды. Кичәдә  концерт номерлары, уен-көлке, кызыклы конкурслар, лотерея уйнату урын алды. Наиль Арсланов, Ранис Алиев, Алсу Усманова, Илүзә Шаммасова, Тәлгать Аббазов моңлы җырлары белән чыгыш ясадылар.

Иң зур кабак (38 кг зурлыкта)  иясе булып  Рәзил Фәткуллин табылды. Аннан соңгы урынны, 35 кг авырлыктагы кабак белән Алсу Усманова яулады.  30 кг авырлыктагы кабак ияләре - Камилә Хәмидуллина, Алмаз Төхфәтуллин, Алинә Калимова, Назилә Шаммасова, Ландыш Шәмсетдинова, Алинә Айзятуллина, Әлфинә Амирова булдылар.

Чарада иң эре чөгендер үстерүчеләрнең дә исемнәре аталды. Бакчасында 7 кг зурлыкта чөгендере белн Алинә Мөхәммәтшинага тиңнәр булмады. Ә аш (кызыл) чөгендердән мул уңышны Земфира Аббазова алган. Алар бакчасында үскән чөгендернең авырлыгы – 3 кг. Кишерне дә мул  үстерүчеләр   бар.  Җиңүче исеменә 2,5 кг  авырлыктагы кишер  белән Гүзәлия Вәлиева лаек булды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев