Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Чүпрәле авылыннан Миннезифа Гафурова музейга ХХ гасырга караган әйберләр бүләк иткән

Әлеге акция ел саен музей фондын кызыклы экспонатлар белән тулыландыру максатыннан үткәрелә.

Районның туган якны өйрәнү музеенда «Чын күңелдән музейга» дигән акция дәвам итә. Әлеге акция ел саен музей фондын кызыклы экспонатлар белән тулыландыру максатыннан үткәрелә.

Туган якны өйрәнү музее директоры Гөлназ Җаббарова район халкына мөрәҗәгать итеп: "Өйдәге элеккеге, борынгы әйберләрне  чыгарып  ташлаганчы,  алар белән әти-әниләр, әби-бабайлар файдаланганлыгын искә төшерегез һәм “икенче тормыш”  бүләк итегез. Ягъни  музейга китерегез, биредә алар тарихи урыннарын алырлар", - ди.

Музей директоры әйтүенчә, шушы көннәрдә Иске Чүпрәле авылында яшәүче Миннезифа Мифтахетдин кызы Гафурова шулай эшләгән дә.  Ул музейга ХХ гасырга караган  халык көнкүреше әйберләренең бай коллекциясен бүләк итә. Болар: агач сандык, кадка, чемодан, көзге һәм башкалар.

–Без, музей хезмәткәрләре, мондый коллекция өчен Миннезифа Мифтахетдин кызына әлеге бүләкләр белән акциядә актив катнашканы өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Туган ягыбызның тарихын шу рәвешле саклауга барлык райондашларыбыз да үз өлешләрен кертерләр дип ышанып калабыз, - ди Гөлназ Җаббарова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев