Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иске Чокалыда Авыл-Чәй бәйрәме узды

ЭЧӘР СУНЫ БӘЙРӘМ ЯСАП КАРШЫЛЫЙ БЕЗНЕҢ ХАЛЫК

“Чәй суы”нда
Җиде гасырлык тарихы булган Иске Чокалы авылында шимбә көнне “Авыл көне” үтте. Башлап шуны әйтергә кирәктер, быел бу авылда өйләргә чишмә суы кертелде. Ә эчәчәк суны элек халык “Кизләү, “Чәй суы” дип аталган чишмәдән ала торган иде. Һәм, бу авыл кешеләренең мәгънәлелегенә кара син – әлеге әби-бабайлар, Шиһабетдин Мәрҗани, аның әби-бабалары су эчкән кизләүне тарихи ядкәр буларак саклап калуны максат иткәннәр. Максат та тормышка ашкан – чишмә тирәсе төзекләндерелеп, чишмәгә төшә торган сукмакка тимердән баскычлар, туктап ял итү урыны ясалган, кизләүнең үзенең тирә-яны тимер челтәрле коймалар белән тотып алынган, түбәсенә ярымай куелган! “Авыл көне”нә җыелган халык та кизләү янында оештырылган тамашаны караганда күз яшьләрен тыя алмады. Күз яшьләре аша яшьлекләренең хәтирәсе булган урынны тарихи һәйкәл иткән кешеләргә рәхмәт укыдылар алар. 
Тамаша да бөтен нечкәлекләрне күз аллап – авылның үткәненә сәяхәт формасында ясалган иде. Мини спектакль барышында мәктәп директоры Илһам Хәйретдинов, районга җитәкче булып килгәннән соң бу урынга “районның иң матур табигать почмагы шушында бугай” дигән бәя биргән Марат Гафаров, Иске Чокалыда туган, бүгенге көндә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләүче Айрат Җәлалов, Ульянда яшәүче Фрида Хәйретдинова чыгышлары да тыңланды. 
Спектакльдәге иң соңгы эпизод “кунак кызының чәй суыннан кайтышын” һәм Рөстәм Низамовның җырлавын күзәткәннән соң, халык бизәкләп җигелгән атларга утырып авыл үзәгенә юл алды. 
Үткәннәр белән бүгенге арасы: чишмә суы– өйләрдә
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Чүпрәле районына һәртөрле ярдәме, ә эчәргә яраклы су белән тәэмин итү буенча аерым ярдәме, нигезендә сулы булу Иске Чокалы авылы халкы тарафыннан корбаннар чалып билгеләнеп үтеләчәк бәйрәмгә әйләнде. Иң элек халык мәдәният йорты каршына куелган самовар кранын ачып җибәрде. Краннан челтерәп аккан суны һәркем алкышлап каршы алды. (“Акыл китәрлек, безнең өйдә дә краннан су ага бит хәзер”, дип куйды халык арасында олы яшьтәге бер абзый. Кизләү янында күз яшьләрен тыя алмаганга мин аңа игътибар иткән идем инде, соңыннан мин ул абыйны күреп сөйләштем, ни дигәннәрен алдарак язачакмын. Р.Җ.).
Марат Гафаров авылга су китерү буенча башкарылган эшләрне һәм район, авыл тормышын кыскача шәрехләп, суның чишмәләрдән туплануын, сыйфатының да бик әйбәт булуын әйтте.
–Билгеле инде, Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның шундый олы ярдәме булмаса, район үз көче белән генә мондый зур күләмле эшләрне башкарып чыга алмас иде,-диде Марат Гафаров. – Авылларны яшәтүгә, матурайтуга шул авылдан чыкканнарның, монда калып яшәүчеләрнең дә өлеш кертәчәкләренә ышанам. Чөнки туган авыл – кендек каның тамган җир һәркемгә якын һәм кадерле ул. 
Бәйрәмнең кадерле кунагы авылның хөрмәтле кешесе Гөлсирә Хәлиуллова һәм мәктәп укучысы белән берлектә беренче суны агызып митингта катнашучыларга тәкъдим иткәндә “Бу нигъмәтнең хәерен күрегез!”- диде.
Гөлсирә Хәлиуллова исә авылдашларын туган җирләрен онытмаска, ешрак кайтырга, ауган-ишелгәнне җыештырырга чакырды.
–Ни җитми, авыл шәһәрдән киммени хәзер?! Яшәргә кайтыгыз, ташланган өйләрегезне, бикле капкаларыгызны ачыгыз-диде ул, юллы, инде килеп сулы да, булуларын ассызыклап.
Мәктәп каршында район китапханәчеләре самоварлардын күргәзмә оештырганнар иде. Самовар да бу авылга хас һәм якын предмет – чөнки бу авылның һөнәрчеләре авыллар буйлап, самоварлар ремонтлап йөргән. Чишмә суыннан чәй кайнаттылар шул самоварларда, теләгән кеше хуш исле үлән чәйләре эчте. 
Корбан ашында һәм кичке якта
Авыл мәчетендә өйлә намазы укылганнан соң халык мәктәп ашханәсенә корбан ашларына җыйналды. Авылның сигез гаиләсе чалынган корбаннарының бер өлешен әлеге бәйрәм табынына китергән иде. Алар биргән һәм авылдашлардан кергән акчаларга бәйрәм табыны әзерләнгән. Мәктәп хезмәткәрләре табындагы 400 кешегә хезмәт күрсәтте ул көнне. Авыл мулласы Рамиль Айзятов вәгазьләр сөйләде, Район мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт килгән иде. Гомумән, авылның бөтен кешесе табын артында да очрашты.
Кичен исә авыл халкы һәм авыл кунаклары татар эстрадасы артистлары Зөлфия һәм Җәвид Шакировларның концертын карады. Төнге күкне аллы-гөлле төсләргә күмгән бәйрәм салютын күзәтте.
Бер рәхмәтнең –мең төрле савабы
“Сәхнәнең түрен күрәбез дә, арткы өлешенә күз дә салынмый”, дигән кебек авыл халкына бу бәхетле мизгелләрне бүләк итүгә армый-талмый хезмәт итеп, үз өлешләрен керткән кешеләрнең исемнәрен дә барлап китик.
Аларның иң башында торучы һәм “минем туган авылым”, дип янып-көеп йөреп, бәйрәмне оештыруның инициаторы: Айрат Җәлалов. Әлеге инициативага теләктәшлек күрсәтүчеләр, билгеле инде, Марат Гафаров һәм шул авылдан чыккан эшмәкәр егетләр, районда җитәкче вазифа башкаручылар – Рәмис Низаметдинов, Альфред Низамов, Альберт Низамов, Рәшит Юсупов, Роберт Низамов. Касыйм Зартдинов, Газинур Хәлиуллов, Дилә Хәйретдинова, Рамиль Низамов, Әмир Хисамов. Рөстәм Юсупов, Зөлфәт Сәгъдиев, Рамиль Сабирҗанов, Рамиль Хисаметдинов, Дамир Сафин, Илһам Хәйретдинов, һәм башкалар. 
Рәмис НИЗАМЕТДИНОВ, Иске Чокалы авылы башлыгы:
–Рәхмәтемне җиткерәсем килә. Кемгә генә мөрәҗәгать итсәк тә, изге эш дип, бер сүзсез ярдәм итәргә тырыштылар. Иң беренче, авылдашларга ихлас рәхмәтем. Рамилә Гафуровага, Дамир Низамов, Зөфәр Әскаров, Галия Сабирова, Альберт Хәйретдинов, мәктәп, китапханә, мәдәният йорты хезмәт коллективы бу бәйрәм югары дәрәҗәдә үтсен өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшләде. Гомумән, бу эшләргә үз өлешен керткән, исемнәре аталган һәм аталмыйча калганнарга да ихлас рәхмәт. Шуның кадәр уңай эмоцияләр алды халык – үзе үк игелекле эш бит! Бу эшләр дәвамлы булачак, дип уйлыйбыз. 
Кизләү янын төзекләндереп бетерәчәкбез, “Изгеләр каберлеге”нә  чыга торган тимер күперчек ясарга ниятебез бар. Бу эшләргә теләгән һәркем кушыла ала. Минем дә өлешем тисен, дигәннәр өчен кизләү баскычына тимер тартма беркетеп куйдык – ярдәмнәре киләчәк төзекләндерү эшләрендә кулланылачак. 
Ә бүген үткән “Авыл көне” чокалыларның көчле булуын күрсәтте.
Камил абый ХӘБИРОВ, Иске Чокалы-Казан:
–“Болай еларга булгач, ник авылдан киттең“,- дип сорыйсың сеңелем. Безне ачлык, ялангачлык, юклык куды авылдан. Йорттагы кое суы эчәргә генә дә ярамаган бит, шул кизләүгә җибәрәләр иде. Кышлыгын моннан су алып кайтуларның җәфалары! Ул әле генә матур. Җилкәләр чыныкмаган, тау башлары бозга каткан – таела... Шул балачакларымны хәтерләп елыйм, сеңелем. Авыл да күңелгә бик якын!
Фәүзия ханым, Иске Чокалы – Буа районы:
–Туган нигездә беркем дә юк инде хәзер. Авылда бәйрәм булачагы турында “Родной край”дан белдек. Аннары күршебезгә шалтыраттык. Һәм биш туганнан дүртебез кайттык менә. Елаштык та, җырлаштык та, корбан ашларыннан да авыз иттек. Грандиоз бер көн булды, рәхмәт.
Әмир САБИРҖАНОВ, Иске Чокалы – Иске Чүпрәле:
–Күңелем белән авылымнан бер көнгә дә аерылганым юк. Бәйрәмне оештыручыларга, авылда шундый тормышны тәэмин итүче Татарстан җитәкчелегенә зур рәхмәт!  
 

Бәйрәмнән ФОТОРЕПОРТАЖ

Бераз тарих
Иске Чокалы – борынгы авыл. Аның тирәсендә Болгар чорына караган археологик материаллар табылуы бу урыннарда болгар бабаларыбыз яшәгәнен дәлилли. Урта Идел халыкларының XVI-XIX гасырлардагы тарихын өйрәнгән күренекле тарихчы Евгений Иванович Чернышёв үзенең “Селения Казанского ханства. Вопросы этногенеза тюркоязычных народов среднего Поволжья” исемле хезмәтендә Казан ханлыгы чорында нигезләнгән дип саналган һәм хәзерге Чүпрәле районы территориясендә урнашкан авылларның исемлеген күрсәтә. Анда 681 номер астында Иске Чокалы авылы да теркәлгән. Димәк, авыл Казан ханлыгы чорында да яшәгән. Бу фактларга нигезләнеп, авылның кимендә 5-7 гасырлык тарихы бар, диеп була. Авылга беренче булып урнашучы Төмәнгилде бабай булган, дип исәпләнә. Ул тумышы белән Төмән уездыннан, ягъни Мордовиянең хәзерге Темников шәһәреннән.
Авылга «Чокалы» исеме бирелү турында төрле риваятьләр яши.  Аларның беренчесе – Чик буе авылы, чик авыл. Күршедәге чуашлар телендә «чик ял» акрынлап гомумиләшеп Чокалыга әйләнеп киткән булырга мөмкин. Чокалының яки Төкалы дигән кеше исеме белән бәйле булуы да бар. Себердә Тюкалинск дигән шәһәр, Тюкалы елгасы бар. Ә бу якларга кешеләр, иң башлап, шул яклардан, көнчыгыштан килеп утырганнар.
Авылның татар-мишәрләр белән бәйле тарихы 1685 елдан башлана. Архив документларында татарлар яшәгән Иске Чокалы авылы нәкъ шушы елда, беренче мәртәбә телгә алына. Анда ул елда авылга 32 хуҗалык килеп төпләнүе, аларга 960 дисәтинә сөрү җире һәм 2000 кибәнлек печәнлек бүлеп бирелүе хакында язылган. Ул чакта авылда иң эре җирбиләүчеләр Уразмәт Уразгилде улы Сарманов һәм Килдеш морза Тәңребирде улы Дәүләтов исемле кешеләр булган. Килдеш морзаның Яңа Кәкерледә дә шактый күләмдә җире була, ул үзе шунда яшәгән. Документта Тонгилде Бигаев дигән кеше дә күрсәтелгән. Ул без югарыда әйткән Төмәнгилде бабай булырга мөмкин. Шул ук документта бу җирләрнең элек Сембер урыслары Кузьма Дуров, Петр Дегтярев һәм Моисей Вороновларныкы булып, аларның 1654 һәм 1684 елларда үз җирләреннән ваз кичүләре хакында мәгълүмат бар. Бу болай аңлатыла. 1552 елда, Казан ханлыгы җиңелгәннән соң, татар җирләрен урысларга бүлеп биргәннәр. Җирсез калган татарлар, көчләп чукындыру сәясәте башлангач, көнбатышка таба күченергә мәҗбүр булган. Бүген бер Мордовиядә генә өч Чокалы авылы булуы шул хакта сөйли. Карлы, Сембер оборона ныгытмалары төзелгәч, Россия патшасы, шушы ныгытмаларны сакларга дип, мишәрләрне яңадан үз җирләренә күчерә. 
Октябрь революциясенә кадәр Иске Чокалы авылы Сембер губернасы, Буа өязе, Городише волосте составында яши. Авылдан бертөркем кешеләр күчеп китеп, Яңа Чокалы һәм Зур Чынлы авылларына нигез салалар. Авылда ул вакытларда 1200 дән артык йорт исәпләнгән. Аның 6 мәчете, 5 мәдрәсәсе булуы турында билгеле. 6 җил тегермәне, базар булган. Базарга барлык тирә-күрше авыллардан терлек сатарга яки алырга килә торган булалар. Базар күп еллар халыкка хезмәт итә.
1926 елда Иске Чокалыда ширкәт ачыла. Ширкәт халыкка кредит бирә. Халык кредиттан файдаланып, үз хуҗалыгы өчен ат, сыер һәм эш кораллары ала. 1928-29 елларда авылда кооперативлар оеша башлый. 1930 елдан колхозлашу башлана. Беренче колхозга 250 ләп хуҗалык кушыла. Колхоз “Кызыл Чокалы” дип атала.  МТС та, 1932 елда, Иске Чокалыда төзелә. Чокалы МТСы 22 авылдагы 35 колхозга хезмәт күрсәткән. Хезмәт күрсәткечләре югары була. МТСта эшләүче хезмәткәрләр бик мактаулы, хөрмәткә лаек кешеләр булып санала. 1934 елдан колхоз “Киров” исемен йөртә башлый. 4 бригада оештырыла. 1940 елда колхоз икегә бүленә, яңа колхоз - “Чкалов” барлыкка килә.
Авыр, Бөек Ватан сугышы елларында авылдан, төрле мәгълүматлар буенча, 360 тан алып 720 гә кадәр кеше фронтка китә. Шуларның бары 168е генә исән кайта, калганнары сугыш кырында ятып кала. 1942 елда авылда балалар йорты төзелә. Анда 200 гә якын ятим бала тәрбияләнә.
1950 елда авылдагы ике колхоз берләшеп  “Киров” исемен йөртә башлый. Шушы елларда авылда 20-25 кеше эшли алырлык тегү цехы, икмәк пешерү йорты, чәч алу пункты ачыла. Авыл кешеләре ул вакытта бик оста тегүчеләр, икмәк пешерүчеләр, самовар ясаучылар, түбә ябучылар, пычкы кайраучылар, эретеп ябыштыручылар, оста тракторчылар булып танылганнар. Авыл кешеләренең барысы да авылда хезмәт иткән.
1955 елда балалар йорты ябыла, 1958 елда МТС Иске Чүпрәле авылына күчерелә. 1959 елдан “Киров” колхозы “Чишмә” колхозы дип атала башлый. . Колхоз шушы исемне 2004 елга кадәр йөртә. Колхозга бу исем Иске Чокалы белән Зур Аксу авыллары арасында ага торган “Якла” елгасында бик матур, бик сыйфатлы суы белән дан казанган чишмә хөрмәтенә бирелгән була. 
1970 елда Иске Чокалыда “Торфотряд” оешмасы төзелә. 1980 елда бу оешма Иске Чүпрәле авылына күчерелә һәм “Сельхозхимия” район берләшмәсе дип атала башлый. Шушы вакытта авылдан халык күпләп район үзәгенә, Казан, Ульян шәһәрләренә күченеп китә.
XX гасыр башында авылда 900 дән артык хуҗалык булуы билгеле. Шунда 4 меңләп кеше яшәгән. Ә бүгенге көндә авылда 220 хуҗалыкта 620 кеше яши. Шулардан 294 кеше пенсия яшендә, 42 укучы бала, 24 мәктәпкәчә яшьтәге бала, 260 хезмәткә яраклы кеше. Авыл кешеләре башлыча район үзәгендә, “Акбарс-Чүпрәле” агрофирмасында, авылдагы ике крестьян-фермер хуҗалыгы «Низамов» һәм «Хисамов»та, төрле оешмаларда хезмәт итәләр. Халыкта һәр йортта диярлек җиңел автомобиль, 20 гә якын йөк автомобиле, 14 трактор исәпләнә.
Авылда белем бирү моннан 300 ел элек Шиһабетдин Мәрҗани бабалары тарафыннан мәчетләр каршында оештырылган мәдрәсәләрдә башлана. Яңача укулар 1917-18 елларда Муляй Идрисе өендә оештырыла. 1930 елдан мәҗбүри башлангыч белем бирелә башлый. 1932 елда җидееллык мәктәп ачыла. 1963 елда ул сигезьеллык итеп үзгәртелә. 1984 елдан 2015 елгача урта мәктәп булып эшли. 2015 елда төп мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәпнең яңа бинасы 1997 елда Чаллы шәһәре төзүчеләре тарафыннан төзелә башлый һәм 2000 елда төзелеп бетә. 
Авылдан күп кенә зур шәхесләр, язучылар, сәнгать осталары, галимнәр чыккан. Татар халкының аеруча күренекле шәхесләреннән берсе, мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәчесе, тарихчысы, дин әһеле, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш телләре белгече, энциклопедик галим, реформатор  күпкырлы шәхес – Шиһабетдин Мәрҗанинең дә нәсел җепләре Иске Чокалыга килеп тоташа. Аның әнисе ягыннан бабасы нәкъ менә бу авылдан чыккан. Монда ул озак еллар имам булып тора, мөдәррис вазыйфаларын үти, йөз яшенә житеп, вафат була һәм Иске Чокалы каберлегенә җирләнә. Шиһабетдин Мәрҗани бу якларга ике тапкыр кайтып, бабасының каберен зыярат кыла. Иске Чокалы, шулай ук, тарихта эзле булган затлар: Гариф Чокалый, Руханил Гафаров, Марс, Марат Гайнутдинов һәм башка бик күпләре белән дан тота.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев