Иске Шәйморза урта мәктәбендә Нәүрүз бәйрәме үтте
Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Нәүрүз бәйрәме хәзер дә бәйрәм ителә, бу көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар исә, ботка өчен ярма, йомырка, май биргән.
Нәүрүз - халыкның кышны озатуы, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм борынгыдан ук килгән. Нәүрүз бәйрәме хәзер дә бәйрәм ителә, бу көнне балалар йорттан йортка кереп, Нәүрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләгәннәр. Хуҗалар исә, ботка өчен ярма, йомырка, май биргән.
Мәктәпнең традицион тәрбия чараларына тугры калып, быел да Нәүрүз бәйрәмен нәкъ 21 мартта үткәрдек. Мәктәптә татар моңы – безнең моң агыла. Күңелдә ниндидер бер рәхәтлек. Мәктәптә рус, чуваш милләтеннән булган балалар да, укытучылар да, хезмәткәрләр дә әлеге көйгә кушылып, көйләп, яисә хәрәкәтләнеп алалар. Бәйрәмне 7 сыйныф укучылары башлап җибәрде. Нәүрүз бәйрәме турында күп белсәк тә, үзебез өчен тагын да кызыклырак мәгълүмат алдык. Килгән һәр кеше аңласын өчендер, бәйрәмнең килеп чыгышы, тарихы турында русча сөйләделәр. Укучыларның сөйләме җыр һәм бию белән тулыландырып барылды. Бәйрәм үз төсен алды. Кыш бабай чыгып, үзенең урынын язга – Нәүрүзбикәгә бирергә теләмәвен әйтте. Кыш белән яз көч сынашты. Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай җырладылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Җырдан соң Кыш бабай үзенең җиңелүен аңлады. Һәркемгә изге теләкләрен җиткереп, китеп барды. Нәүрүзбикә иң уңган, иң чибәр кызларыбызның берсе икән. Матур итеп сөйләде, өздереп биеп тә алды. Укучылар“Түбәтәй” уены уйнадылар, бергәләп җырладылар. “Җәза” алган укучы үзенең осталыгын күрсәтте. Бәйрәмгә килгән һәр кеше ял итте, канәгать булып калды.
Бәйрәм ахырында тәрбия эше буенча директор урынбасары Ханбикова Л.К. укучыларга һәм бәйрәмне оештырган 7 сыйныф укучыларына рәхмәтен белдерде. “Һәр милләт үз телен, гореф-гадәтләрен сакларга тиеш. Шул вакытта гына милләт яши”, – дип ассызыклады Ләйсән Камил кызы.
ИСХАКОВА Г.Ф., Иске Шәйморза урта мәктәбенең педагог-оештыручысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев