Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Яңа Кәкерле авылы клубында иҗат – отчет концерты узды

2023нче ел- Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы.

2023нче ел- Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы булуын истә тотып, 18 мартта районыбызның Яңа Кәкерле авылы клубында иҗат – отчет концерты оештырылды.
Заманында Кәкерлебезнең һәр гаиләсендә уртача 5-6 бала иде. Хәзер инде гөрләп торган авыл булганлыгы бәйрәмнәрдә генә сизелә. Төрле чаралар, концерт, бәйрәмнәр турында ишетеп, капка төпләрендә машиналар арта, балалар-оныклар әти-әнисе, әби-бабасы нигезенә кайта.
Бу юлы да нәкь шулай җыелышты авыл халкы. Концерт буласы бер ай алдан билгеле иде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре афишаларны, матурлап ясалган видео- чакыруларны социаль челтәрләргә элделәр. Әле күптән түгел генә капиталь ремонт ясалган, якты, җылы мәдәният бинасына авылның яше-карты бердәм җыйналды. Көндәлек мәшәкатьләр җитәрлек булса да, залда буш урын юк иде. Әлеге концертны оештыруда зур ярдәм күрсәткән авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов, авылның төп белем бирү мәктәбе директоры Шамил Абдрахманов, концертта катнашып, активлык күрсәткән укытучылар, район үзәгендәге мәдәният йортыннан килгән кунаклар да бар иде. Әлбәттә, иҗади очрашуны беренчеләрдән булып, мәдәният йорты җитәкчесе Мәдинә Җамалетдинова әзерли. Аның оештыру эшенә сәләте булуы күренеп тора.

Чөнки, ул туплаган фольклор ансамбле эшли, авылыбызның талантлы кешеләре кайткан, алай гына да түгел, концерт программасына күрше авылдан килгән талантларның, районыбызда яшәүче башка милләт вәкилләренең җыр-биюләре дә кертелгән. Ә инде Мәдинә Нурулловнага ярдәм итәргә иҗатны нык яратучы, үзе дә матур итеп шигырьләр укучы, нәфис сүз остасы Энҗе Гафури алынган. Авылдашлары очрашуының сценариен төзү җаваплылыгын һәм концерты алып баруны үз өстенә алган ул. Бәйрәм-концертта иҗатын күрсәтергә теләгән һәркем катнаша алды. Олы яшьләрендә булуга карамастан, авылыбызның талант иясе Сәрия апа Хәлилова җыр-мөнәҗәтләре белән сөендерде. "Аяклар авыртмаса, типтереп биеп тә алыр идем әле", - иде ул уенын- чынын кушып. Озак еллардан бирле шигырь-хикәяләр язучы, күп китаплар авторы Азат абый Вахитов мәгьнәле иҗат җимешләрен укыды. Әле күптән түгел генә дөнья күргән "Авылымда бер кич" китабын да бүләк итте. Һәр яктан талантлы, шактый гына җырларның көйләрен дә, шигырьләрен дә үзе тудыручы, дистәгә якын үз китаплары булган Иршат абый Закиров яңгыратып җырлап алды. Осталыгы ташып торган, күңелләрне җилкетерлек матур җырлаучы, очып биюче Фәзилә Танаганың рус, татар җырларын, чувашча биюен дә авылдашлар көтеп алдылар. Кунак булып килгән якташыбыз гармунчы Шамил Мөбиновның гармун тавышына кушылып җырладылар кайберәүләр.

Үзләре иҗат иткән шигырьләре белән чыгыш ясаучы Фрида Закирова, Гөлнар Әхмәтҗанова һәм җыр-моңга гашыйк кешеләребез- Илдус Вәлиуллин, Гөлсирә Хәлимова, Рәзинә Вәлиуллина, Венера Гәрәева, Рәис Алимов, Гөлназ Җәмалетдинованы да тамашачы җылы кабул итте. Ә инде нәни артистлар-балаларны бигрәк тә ошаттылар авыл халкы. Алар арасында Динә Камалова, бертуган Нияз һәм Рифат Усмановлар, Рияз Җәмалетдинов, бию төркеме истә калырлык матур чыгыш ясадылар. Соңыннан, концертка бәя бирү өчен сайланган жюри составына сүз бирелде. Радик Усманович:"Киләчәктә мондый концертлар тагын да оештырылыр, авылдан чыккан талантларыбыз күбрәк катнашыр дигән өметтә калабыз", - дип ассызыклап узды, һәр катнашучыга мактау кәгазе тапшырды. Ә Шамил Абдрахманов клубка җыелу, чаралар оештыру өчен мөмкинлекләр булуына, бары актив, бердәм булырга кирәклеккә басым ясап узды.
Бик күңелле бәйрәм булды. Ахырдан мул итеп әзерләнгән табын артында алдагы елларда да шулай очрашырга сүз куештык.
Мин дә үз чиратымда кәефне күтәреп, шундый матур бәйрәм-концерт оештырулары, безне чакырулары, авылдашларның зал тутырып җыелуы өчен барысына да зур рәхмәтемне белдерәсем килә. Киләчәктә дә шулай тату, бердәм булып яшәсәк иде.

Фрида Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев