Галигә бардык әле...
Самара һәм Оренбург өлкәләре чигендә, тау астындарак утырган Гали – татарларны туплаган иң зур авыл
Үзенең 400 еллык юбилее белән бергә илебездә беренчеләрдән булып Бөтенроссия авыллары Сабантуен үткәргән Гали авылы турында өлкәбездә генә түгел, бөтен Россиядә дә хәзер белмәгән, ишетмәгән кеше калмагандыр. Татарстаннан гына да бу авылда 27 районнан вәкилләр булып киткән. Авылда 700ләп йорт исәпләнә.Анда яшәүче 2 меңгә якын кешенең күпчелеген татарлар тәшкил итә, шул ук вакытта ике урамда башкортлар да яши.
Барлыгы 10 шәһәр округы һәм 27 муниципаль районны берләштергән Самара өлкәсенең Похвистнево районына 80 авыл керә, халыкның күпчелеге руслар булса да, татарлар – икенчелекне били, ягъни барлык этник төркемнәрнең 20дән артык процентын тәшкил итә.
Тарих, гореф-гадәтләр
Гали авылы оешуга хәзерге Татарстанның Балык бистәсе районы Күгәрчен авылыннан, 4 гасыр элек, чукындыру сәясәтеннән качып килүчеләр сәбәпче булган, дип сөйләде безгә музей җитәкчесе Гөлчәчәк Исхакова. Тарихи документлар буенча авылга Гали (Али) исемле кеше нигез салган.
Гөлчәчәк ханым сөйләвенчә, авыл аша Екатерина патшабикә узган. Авылдагы елга аша узар өчен күпер төзеткән. Әлеге күпер тимердән чәчәкләп эшләнгән булган. Бүгенге көндә исә ул күперне Красный мост дип атап йөртәләр.
Авыл элек тә, хәзер дә дини кануннарны саклап яши: 4 мәчет (аларның 2сен совет чорында да саклап кала алганнар), 1 мәдрәсә эшләп тора.. Китапханә, мәдәният йорты, музейлары. Өлкәдә бердәнбер булып чыгып килә торган татар газетасы “Бердәмлек”нең дә иганәчеләре галилеләр, диделәр.
Авылда төзелгән 3 катлы мәктәптә бүгенге көндә 150ләп бала белем ала. Балалар бакчасына 60лап бала йөри. Соңгы елларда балаларның саны кимеүе анда да күзәтелә. 9нчы сыйныфны тәмамлап китүче балаларның саны да арткан. Элек күбрәк чыгарылышлылар югары белем алырга, Оренбург,Уфа якларына юл тотса, соңгы елларда Татарстанны сайлый башлаган.
Мәктәптә үз ана телләрендә укыту буенча да эш алып барыла. Балалар атнасына өч мәртәбә татар теле һәм әдәбиятын өйрәнәләр.
Галилеләр бабаларыбызның гореф-гадәтләре буенча яшиләр. Аларны саклауда, яшәтүдә Саимә апа Морзаханованың өлеше зур. Олы яшьтә булуына карамастан, ул бүген дә актив эшчәнлек алып бара, район газетасына мәкаләләр, шигырьләр яза. Аш-суга да бик оста, бәйләүгә, чигүгә дә дә аңа тиңнәр юк. Кызлар аннан чигү чигәргә дә өйрәнә икән. Чөнки кызны кияүгә сорап килгәндә чигүле кулъяулык бирү гадәте сакланган. Кулъяулык–кызның вәгъдә билгесе. Егет шушы вәгъдә иясе булуга никах, туй үткәрү мәшәкатьләре башлана.
Гали авылы Чүпрәле яклары белән шактый бәйләнешле. Элек елларда Самара якларына чыгып киткән райондашларыбызның күбесе шунда килеп төпләнгән, үз эшләрен башлап җибәргән. Шундыйларның берсе, мәсәлән, Мунчәли авылы егете Рөстәм. Аның тормыш иптәше Дания ханым Тулова бүгенге көндә иренең туган авылына күп кенә иганәчелек ярдәме күрсәтте: мәчет, мәктәп, клуб бинасын ремонталау, юллар ясау, елга ярларын киңәйтү һ.б., һ.б күп кенә эшләрдә булышлык күрсәтүе белән танылды. Дания ханым чүпрәлеләр белән элемтәне өзми, туган авылында аның күркәм эшләре белән горурланалар, рәхмәт белдерәләр.
Эшмәкәрлек - авылның бүгенгесе
Авылда гаҗәпләнергә мәҗбүр иткәне – ындырларга зур-зур теплицалар корып куеп, анда кыяр, помидор, орлыклык суган, кишер үстерүләре. Барысы да диярлек яшелчә үстерү, фермерлык белән шөгыльләнә. Безгә әйтүләренчә, авылда 500дән артык теплица исәпләнә – гомуми мәйданы 20 гектарга җитә. Шулай ук, фермерлар да бар. Дөрес алар сыер, бозау түгел, ә атлар асрыйлар. Үстергән терлекне шәригать кануннары буенча суеп, югары сыйфатлы итне базар һәм ит эшкәртү предприятиеләренә озаталар. Үзләрендә үк “Хәләл” ит җитештерү цехы эшли. Шуларның берсе – Баһаветдиновлар гаиләсендә булып эш барышы белән таныштык.
Цехны өйләрендә үк корып куйганнар. Казылык, хәләл колбаса, тутырмалар әзерлиләр. Ит өчен малны үзләре дә асрый, читтән дә сатып алалар. Бүгенге көндә үз клиентлары барлыкка килгән, авыл халкы да бик теләп бәйрәмнәргә продукцияне алардан ала икән.
Гали авылы җирлеге башлыгы Идрис Муллабаев сүзләренчә, эшмәкәрләр аптека, кибетләр, пилорам, май язу цехы, тегермән, автосервис тота, профнастил эшләп чыгару цехлары да бар. Авылда буш йортлар юк. Яшьләр читкә китми, әти-әнисе башлаган эшне уллары, аннан оныклары дәвам иттерә.
Яшелчәчелек белән шөгыльләнүче Равил Кәлимуллин да бик ачык, күңелле кеше булып чыкты. Гаиләдә алар ике бертуган үсәләр. Икесе дә бүгене көндә кыяр-помидор үстерәләр. Равил - гаиләле. Дини гаиләдә 5 кыз бала тәрбияләнә. Эшмәкәрнең ике теплицасы төп нигездә булса, тагын берничәсе авылның икенче ягында. Анда ул буш йортларны сатып алган да, тагын теплицлар төзегән. Менә шуңа күрә, бушап калган нигездә нинди дә булса эшчәнлек корырга тырышулары өчен янтайган, ишелгән йортларны күрмисең дә инде Галидә.
- Теплицада ел әйләнәсе эш бетми, ял иткән айларыбыз - ноябрь, декабрь булырга мөмкин. Анда да чистарту, туфракны яңарту кебек эшләр белән мәшгуль булабыз,-ди эшмәкәр.–Яңа уңыш өчен үсентеләрне декабрь ахыры, январь аенда утырту башлана. Аннан аларны күчереп утырасы, су сибәсе, карыйсы бар. Тырышып эшләсәң, беренче уңыш март урталарына өлгереп тә җитә.
Бу урында, Галидә теплицаларның, нигездә, газ белән җылытылуын да әйтеп китим.
Чыннан да, Равилнең теплицаларында кыярларны бүген инде җыеп кына өлгер, помидорлар да өлгереп килә. Яшелчәләрне кибетләргә, сораучыларга озаталар. Кыярның килограммы 200 сум диделәр.
Эшмәкәрлекнең Гали авылында яше юк. Әйтик, Ильяс ага Арсланов 80не узса да эшен ташламый. Аларның гаиләсе көнбагыш мае ясый. Ильяс ага да бик дини кеше. Хаҗга барып кайткан, авылда да муллалык вазифаларын башкара, зират өсләрен карап тора, авылдашларына ярдәм итә.
Үзем дә авыл кешесе буларак, эшмәкәрләрдән “Файдасы бармы?” дип сорашам: “Эш биргәнгә, җүн бирә, җитә, Ходайга шөкер”, -диләр.
Тапкан малларын бер-берсеннән уздырып зур-зур машиналар алырга, әллә ничәшәр катлы өйләр салуга түгел, күбрәк милләттәшләр өчен игелекле эшләр башкару өчен тоталар икән. Бергәләшеп урам юлларын яңартканнар, бик күп санда агач үсентеләре утыртканнар һ.б. Авыл урамнары чиста, төзек, балкып тора.
Сәфәребез исә концерт белән тәмамлады – авыл мәдәният йортында эшләп килүче “Мирас” фольклор ансамбленең җырлары да, биюләре безгә бик ошады. Бер сүз белән әйткәндә, әфәрин, эшли дә, ял итә дә беләләр.
Гали авылын үрнәк итик, әйдәгез!
Гали авылы халкы тәҗрибәсе нигезендә без, ягъни, чүпрәлеләр дә бакчаларда, җир кишәрлекләребездә яшелчәләр үстерә алабыз бит. Җитмәсә, яшелчә орлыкларын бездә Хөкүмәте бушлай өләшә. Бу «Татпотребсоюз» оешмасы аша эшләнә. Үстергән, үзеңнән арткан продукцияне шушы ук оешма сатып та алачак. Аңа бирмим, сатмыйм, дисәң инде, ярминкә, базарларда сату итә аласың.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов районхалкына тарату өчен чәчүлек суган, чөгендер, кишер орлыгы, кәбестә үсентесе кайтуы турында белдерде.
–Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инициативасы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан авыл халкына орлыклар бирү программасы эшли. Әлеге программа нигезендә авыл халкына үсентеләр һәм орлыклар бушлай тапшырыла, - ди ул. –Бакчасында үстергән уңышны хуҗа кеше сата да,үзендә дә калдыра ала. Хөкүмәтнең әлеге ярдәме азык-төлек запасын булдыру, халыкны эш белән тәэмин итү өчен дә эшләнә, - дип аңлатты Ильмир Измайлов.
Орлыклар алу буенча мәгълүматны авыл җирлекләрендә ачыкларга мөмкин.
Татарстанда авыл халкына бушлай 10 миллион сумлык үсентеләр һәм орлыклар бирәчәкләр.
Кеше булдырганны, бездә нигә эшләп карамаска соң?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев