Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

"Кулларга тотыныйк, дуслар" республика фестивалендә Дарина Фәхретдинова Гран-При Дипломына лаек булды

Казан шәһәре Дәрвишләр бистәсенең Сәид Галеев исемендәге мәдәният йортында "Кулларга тотыныйк, дуслар!" дигән исем астында физик мөмкинлекләре чикле булганннар өчен XIVнчы республика фестивале булып үтте.

Искиткеч матур итеп бизәлгән зур залда меңнәрчә әти-әниләр һәмм балалар жыелган иде. Жыр, музыка көне буе янгырап торды. Бик күп иганәчеләр үзләренең бүләкләре белән сәхнәгә күтәрелделәр.

Әлеге фестивальдә Казанның Совет районы җитәкчелеге һәм "Таттелеком" җәмгыяте чакыруы буенча Иске Чүпрәледән Дарина Фахретдинова да катнашты.

Дарина зур, катлаулы операцияләрдән соң янә "аякларына" басты. Даринаның исемен әйтү белән зал алкышларга күмелде. Фестивальдә ул "Киек казлар" җырын башкарды һәм вокал-соло номинациясендә Гран-При Дипломына лаек булды. Даринага сәхнәдә чыгыш ясар өчен кыйммәтле күлмәк, планшет, акчалата сертификат һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырылды.

Әлеге фестивальдә катнашырга мөмкинлек тудырган иганәчеләргә: "Таттелеком"ның генераль директоры - Лотфулла Шәфигуллинга, генераль директор урынбасары - Татьяна Юшканцевага, генераль директор ярдәмчесе - Гульнара Гатауллинага, кадрлар булеге җитәкчесе - Римма Накифовага; шулай ук Чупрәле районының " Таттелеком" генераль директоры - Алмаз Валиулловка, анын машина йөртүчесе - Айдар Аминовка , оештыручыларга зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кулларга тотыныйк, дуслар