Чүпрәледән Сиринә Хәсәнова «Татарстанның нәфис энҗесе-2022» исеменә лаек булды
Инвалид хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче «Татарстан энҗесе» оешмасы башлап җибәргән бәйге быел тугызынчы тапкыр үткәрелде.
Казан Ратушасында мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызлар арасында «Татарстан энҗесе 2022» IX Республика матурлык конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Катнашучыларны һәм кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзалары сәламләде.
Хатын-кызлар депутатлары исеменнән берләшмә җитәкчесе Алсу Нәбиева кызларга батырлыклары өчен рәхмәт белдерде.
Быел конкурсның финалына республикабызның төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 9 катнашучы чыкты. Конкурсның финал чаралары катнаш форматта узды.
Һәр катнашучы үзе турында алдан язылган видео визитка һәм иҗади номер ярдәмендә таныштырды. Кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар, жюри сорауларына җавап бирделәр.
Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә титуллар һәм диадемалар алдылар. Чүпрәледә туып, үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Сиринә Хәсәнова бәйгедә "Татарстанның нәфис энҗесе-2022" исеменә лаек булды.
Сиринә тормыш турында мәгънәле шигырь аша үзенең гаиләсе, баласы турында бәян итте.
-Барлык оештыручыларга, бәйгедә катнашучыларга олы рәхмәтемне белдерәм. Бик матур, онытылмас бәйрәм булды,-ди хис-тойгылары белән уртаклашып Сиринә.
Исегезгә төшерәбез, быел без Сиринә Хәсәнова турында материал яздык һәм видеоинтервью ясадык. Соңгысын 25 меңнән артык кеше карады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев