Чүпрәледә туган телләрне саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча районда киңәйтелгән утырыш булды
Ана телем саклансың дисәң, шул телдә сөйләш!
Узган атнада районда чуваш һәм мордва телләрен үстерү һәм саклау буенча зона семинар-киңәшмәсе булды. Ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов җитәкчелегендә узды. Семинар эшендә ТР Дәүләт Советы депутатлары, комиссия әгъзалары Камил Нугаев, Ринат Гайзатуллин, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзалия Закирова, Татарстанның Идел аръягы зонасы: Апас, Кайбыч, Тәтеш, Буа, Спас районнары башлыклары, шулай ук, Башкарма комитет җитәкчеләренең социаль мәсьәләләр буенча урынбасарлары, «Сувар» республика газетасы баш мөхәррире, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре вәкилләре катнашты.
Киңәшмә башланыр алдыннан кунаклар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар. Мәдәният йорты каршында аларны ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Людмила Сердцева җитәкчелегендәге чуваш фольклор коллективлары: «Хелхем» халык һәм «Родничок» балалар ансамбле каршы алды.
Мәдәният йорты фойесында чуваш халкының милли ризыкларын, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен тасвирлап тәкъдим ителгән күргәзмә кунакларда аеруча кызыксыну уятты.
Саннар ни сөйли?
Комиссия рәисе Марат Әхмәтов семинар-киңәшмәне ачып, бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 4 миллионнан артык кешенең 2 миллионнан артыгының татар милләтеннән булуын билгеләп үтте. «Нинди генә милләт вәкиле булуыбызга карамастан, һәр көнне, һәрберебез үз эшчәнлегебез даирәсендә беренче дәүләт телендә—русча аралашабыз. Бу көндәлек ихтыяҗ. Шул ук вакытта, Татарстанда аз санлы милләт вәкилләренең телләре югала баруын да аңларга кирәк. Әйтик: мари, мордва, удмурт һ.б.».
Марат Әхмәтов, бу уңайдан, 2020 елда үткәрелгән Бөтенроссия халык санын алу статистикасын мисал итеп китерде. Семинар эшенә кагылышлы мәсьәләләргә ачыклык кертеп, «Татарстанда яшәүче чуваш халкының да кимүе күзәтелә. 2020 елдагы халык саны исәбе буенча, алар 90 мең кеше итеп теркәлгән, 2010 елдагы халык санын алу әлеге халыкның—116 мең кеше булуы турында сөйли. Мордва вәкилләренә килгәндә, 2010 елда Татарстанда алар 19 мең булган, 2020 елда—12 мең. Удмурт халкы саны буенча да бик борчулы кимү күзәтелә», диде.
Чүпрәле — Татарстанда чуваш халкы иң күп төпләнеп яшәгән район. 2010 елда чувашлар саны безнең районда 10594 кеше булса, 2020 елдагы халык санын алу нәтиҗәләре аларның саны 8801 кеше калуын күрсәтә. Районда мордва милләтеннән булган 5 кеше бар.
Күрше Апас районында, мәсәлән, 2010 елда чуашлар — 791 кеше булган, 2020 елда — 694. Буа районында — 9063 (2010 ел) һәм 7442 (2020 ел), Кайбычта — 789 (2010 ел) һәм 577 кеше (2020 ел), Тәтештә — 5207 (2010 ел) һәм 3790 (2020 ел), биредә мордва халкының саны 2010 елда 2390 булган, 2020 елга кимеп 1712 гә калган. 2020 ел халык санын алу нәтиҗәләре республикада Урта Азия халыкларының: үзбәкләр, тадҗиклар, кыргызлар саны артуын да күрсәтә.
—Бүгенге семинар-киңәшмәгә без республикабызда яшәүче халыкларның милли мәдәниятен, телләрен саклап калу, аларны үстерү, бигрәк тә үсеп килүче буынны әлеге проблемаларга ни рәвешле җәлеп итү мөмкинлекләрен уртага салып сөйләшер өчен җыелдык,-дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Марат Әхмәтов. —Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игьлан ителде. Татарстанда 173 дән артык милләт яши. Аларның һәркайсының көнкүрешен чагылдырган күп кенә тематик чаралар, төрле милли бәйрәмнәр үткәрелә. 250дән артык фольклор коллективы эшли, алар төрле милләтләрнең телен һәм мәдәниятен саклауда хезмәт итә.
Фольклор коллективлары—милләтнең йөзек кашы
Марат Әхмәтов милләтебезнең кыйммәтле асылташы булган фольклор коллективларының җирле хакимият тарафыннан якланган, сакланган булырга тиешлеген дә искәртте. "Без аларны сыйфат ягыннан үстерү, баету юнәлешендә эшләргә тиешбез. Фольклор коллективларын профессиональ дәрәҗәгә чыгару турында уйланырга кирәк«,-диде.
Моннан тыш, Марат Әхмәтов төрле милләт вәкилләренең республикакүләм дәрәҗәдәге бәйгеләр нигезләмәләрен эшләргә чакырды. Бу уңайдан, «Татар сүзе» бәйгесен үрнәк итеп китерде. «Әйтик, шундый ук бәйгене чуваш телле халык өчен дә эшләп була. Шул ук, „Чуваш сүзе“ дип исемләп, яки башкача. Хәзерге электрон система аша аралашу бәйгенең илебезнең төрле почмакларына җиткерү мөмкинлеген тудыра, биредә бернинди проблема юк», — дип белдерде.
Марат Әхмәтов бәйгене оештыручы буларак, Чүпрәле районына җаваплылыкны үз өстенә алырга тәкъдим итте.
«Үз чиратыбызда без жюри комиссиясен оештыруда, матди яктан да ярдәм итәчәкбез», диде.
Киңәшмәдә районнарда туган телләрне өйрәтү, милли-мәдәни чаралар үткәрү, милли телләрдә газеталар чыгару хакында да фикер алыштылар. Районыбызда нәшер ителә торган 1000нән артык тиражы булган чуваш телендәге «Таван ен» газетасы, бу уңайдан, мактап телгә алынды. «Һәрбер оешмада, учреждениеләрдә төрле милләт вәкилләре хезмәт куя. Шуңа да анда милли басмалар булырга тиеш», — дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Чарада мәктәп укучыларның милли телләр буенча олимпиадаларда, мөгаллимнәрнең грант конкурсларында катнашулары, белем бирү учреждениеләренә милли кадрлар әзерләү күрсәткечләре дә китерелде. Аерым алганда, семинар эшендә катнашучылар, чыгыш ясаучылар туган телләр мөгаллимнәрен әзерләү, телләр буенча дәреслекләр мәсьәләләренә игътибар юнәлттеләр.
— Муниципалитетларның бурычы — республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу өчен барлык шартлар тудыру, — диде Марат Әхмәтов һәм район башлыкларына бер ай эчендә бу юнәлештә тәкъдимнәр әзерләргә кирәк булачагын ассызыклап.
Чүпрәле — күпмилләтле район
Районда 52 авыл җирлегенең 22сендә чуваш халкы вәкилләре яши. 8 торак пунктта татарлар һәм чувашлар гомер итә. 11 православ дини учреждение — чиркәүләр һәм храмнар эшли, аларда гыйбадәт кылулар туган телдә уза. Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров үз чыгышында әлеге саннарны китерде.
—Чүпрәле районы чуваш халкының мәдәният һәм мәгариф өлкәсендәге дан казанган, хөрмәтле, күренекле кешеләре Анатолий Чебанов, Валентина Тарават, Анатолий Музыкантов, Советлар Союзы Геройлары Семен Уганин, Петр Юхвитов, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Петр Дементьев һәм башкалар белән лаеклы горурлана. Якташыбыз, Чувашия Республикасы Дәүләт Советы депутаты Николай Угаслов чуваш халкының гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга юнәлдерелгән күп кенә игелекле эшләрнең башында тора. Районда 8 чуваш телле мәктәп, 15 балалар бакчасы эшли. Анда балаларга үз ана телләрендә белем алу өчен шартлар тудырылган. Балаларыбыз төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашалар, чуваш теле буенча призлы урыннарның күп булуы — моның ачык мисалы. Телне һәм мәдәниятне саклау буенча зур бер хезмәт мәдәният учаклары, музейлар, китапханәләр, фольклор коллективлары тарафыннан да алып барыла. Бу эшкә яшьләр җәлеп ителә. Районда «Чуваш пике» чибәрлек бәйгесе үткәрелә. Үткән ел, безнең район кызы Алия Карусева «Россиянең чуваш гүзәле» бәйгесендә вице-мисс исемен яулады. «Сабантуй» белән бер үк дәрәҗәдә, чуваш халкының «Акатуй» бәйрәме дә гөрләп уза, «Троица көйләре» фестивале төбәкара дәрәҗәдә оештырыла. Чуваш драматургы һәм язучысы Анатолий Чебановның район премиясе булдырылды. Һәр милләтнең үз гореф-гадәтләре, мәдәнияте бар, теле бар — бу барлык халыклар өчен уртак кыйммәтләр, — диде район башлыгы.
Марат Гафаров, үз чыгышында Чүпрәле районында яшәүче милләтләрнең телләрен, мәдәниятләрен саклау һәм үстерү максатларында киләчәктә алып барылачак эшләр турында да бәян итте.
Бүләкләүләр
Киңәшмә ахырында Марат Әхмәтов Марат Гафаровка күпмилләтле Чүпрәле районында туган телләрне саклау һәм үстерү өлкәсендәге нәтиҗәле эше өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Комиссиянең Рәхмәт хатлары белән Буа районы «Кристалл» җәмгыяте директоры Владимир Ильин, Тәтеш районыннан чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы Галина Абраконова, Кайбыч районы Кече Мәми авыл җирлеге башлыгы Елена Алексеева бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев