Чүпрәледә «Тарихта без эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» конкурсының муниципаль этабы җиңүчесен сайладылар
Чүпрәледә «Тарихта без эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» исемле шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы җиңүчесен сайладылар.
Бәйгенең муниципаль этабында өч гаилә: Яңа Кәкерледән Земфира һәм Рөстәм Фаткуллиннар, Матак авылыннан Алена һәм Владимир Шумиловлар, Зур Аксудан Мария һәм Виктор Лухмановлар катнашты.
Район мәдәният йорты фойесында гаиләләр тарафыннан бай эчтәлекле күргәзмә оештырылган иде. Конкурсантлар гаилә нәселләре турында сөйләделәр, истәлекле вакыйгаларны һәм тарихта билгеле эз калдырган туганнары белән таныштырдылар, буыннан-буынга тапшырыла торган гореф-гадәтләрне билгеләп үттеләр. Моннан тыш, катнашучылар үз гаиләләрендә әзерләнә торган милли ризыклар тәкъдим иттеләр. Әйтик, Шумиловлар нәселендә туганнары игенчелек белән шөгыльләнгән, алма бакчасы булдырган кешеләр. Алена Шумилова үз ягыннан булган шәҗәрәне барлап, көмештән ясалган һәм буыннан-буынга әнисеннән кече кызына күчеп килә торган көмеш муенса хакында сөйләде. "Әниемнән мирас итеп муенса миңа күчте, мин кызыма бүләк итәчәкмен”, диде..
Ә менә Лухмановлар гаиләсендә буыннан-буынга Укытучы һөнәренә мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тапшырыла. Лухмановлар династиясенең педагогик стажы 200 дән артык елны тәшкил итә.
Фаткуллиннар гаиләсе буенча да горурланырлык мирас шактый тупланган. Аларның ата-бабалары Бөек Ватан сугышы кичкән, күпсанлы медальләргә ия кешеләр, аннан соңгы буын да, республикабызны данлап хезмәт куеп яши. Шулардан – Әгъзам Гобәйдуллин, ул «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Рәисе.
Чарада катнашучыларны һәм кунакларны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров сәламләп: «Бу фестиваль күп гасырлык тарихы булган гаиләләрне ачыкларга ярдәм итә. Чүпрәле районы да бу уңайдан искәрмә түгел, биредә хөрмәткә лаеклы, горурланлык гаиләләребез күп яши. Нәкъ менә гаилә кыйммәтләре бәрабәренә буыннан-буынга татар, чуваш һәм районыбызда яшәүче башка халыкларның гореф – гадәтләре яшәп килә, тел, милләт саклана», - диде.
"Буыннар хәтере һәр кеше тормышында мөһим роль уйный. Үз тамырларын, тарихын һәм гореф-гадәтләрен белгән кеше бу белемнәрне киләчәк буыннарга тапшыра ала", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, социология фәннәре докторы, профессор Дилә Дәүләтшина.
ТР Дәүләт архивы вәкиле Алмаз Хафизов, үз тамырларын белгән кеше, ул–бәхетле, дип билгеләп үтте.
Конкурс йомгаклары буенча Зур Аксу авылыннан Лухмановлар гаиләсе җиңү яулады.. Әлеге гаилә апрель аенда районыбызда узачак «Тарихта без эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» исемле шәҗәрә фестиваленең зона этабында Чүпрәле данын яклаячак.
Белешмә
ТР Дәүләт архив эше комитеты тарафыннан ел саен үткәрелә торган «Тарихта без эзлебез – Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы» исемле шәҗәрә фестивале гаилә элемтәләрен һәм буыннар бәйләнешен ныгытуга, киң җәмәгатьчелекнең Татарстан һәм үз гаиләсенең тарихына карата кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән. Фестиваль 2019 елдан башлап, муниципаль, зона һәм республика этабында үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев