Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә пенсионерлар Сабантуйга җыелды

«Өлкәннәр Сабан туе» икенче мәртәбә оештырыла.

2023 ел — Татарстан Республикасында «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» дип игълан ителгән иде. Безнең Чүпрәле районында да күп милләтле халык яши. Аларның тарихи — мәдәни мирасы зур һәм бай.

Рухи хәзинәләрне саклау һәм үстерүнең, ата-бабаларыбыздан калган милли гореф-гадәтләребезне торгызуның гаять зур әһәмияткә ия булуын исәпкә алып, район пенсионерларының бүгенге бәйрәме дә шуңа багышланган иде. Район Сабан туе мәйданында узган чарада төрле милләт вәкилләре катнашты, җыр — биюләр дә төрле телләрдә бер — берсенә үрелеп барды.

Район пенсионерларының «Өлкәннәр Сабан туе» дип аталаган бу бәйрәм икенче мәртәбә генә оештырылса да, бик күңелле һәм истә калырлык булып узды. Аның былтыргысын да пенсионерлар зур канәгатьләнү белән искә алалар. Нинди заманада яшәсәк тә, лаеклы ялга чыккан кешеләргә игътибар-хөрмәт кирәк.

Шуны истә тотып өлкәннәребезнең күңеле кителмәсен өчен, район Сабан туе мәйданында сый-нигъмәт белән тулы мул чәй өстәле әзерләнгән иде. Бәйрәмгә килгән кунакларны (алар арасында шактый олылары да бар) баянчылар Җәббаров Тәлгать, Шәфик Мөстәкимов, Рәшит Айсин һәм Геннадий Корсаков үзләренең дәртле музыкалары белән каршы алдылар. Район Пенсия фонды бүлеге начальнигы Роза Гафарова һәм Россия Пенсионерлар союзының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова бәйрәмне ачып:

«Хөрмәтле өлкәннәребез, сезнең бүгенге чарада катнашуыгызга бик шатланабыз, алга таба да күтәренке күңел белән күрешүләр насыйп булсын. Сер түгел, иртәме-соңмы барыбыз да картаябыз, әмма өлкәнлекнең бер өстенлеге бар: ул — бай тормыш тәҗрибәсе, акыл зирәклеге, балалар, оныклар хөрмәтенә ия булу», — дип ассызыкладылар.

Аннан соң өлкәннәр хәрәкәтендә актив катнашкан, спорт буенча республика күләмендә район данын яклап чыгыш ясаган һәм югары күрсәткечләргә ирешкән бер төркем өлкәнгә Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырылды. Алар арасында динебез юлында, халкыбызга әдәп-әхлак кагыйдәләрен, дини гыйлем бирүчеләр дә бар иде.

«Бүгенге бәйрәм сезгә тагын бер кат ихтирам-хөрмәт күрсәтү өчен оештырылды. Сезнең өчен махсус концерт номерлары әзерләнде, рәхәтләнеп ял итегез, кушылып җырлагыз — биегез», — дип тә өстәде Дилүзә Миннатулловна.

Пенсионерлар кышкы чорда да актив яшәү рәвеше алып бардылар. Төрле дәресләргә, түгәрәкләргә йөрделәр, компьютерда эшләү серләренә төшенделәр, йөзү, волейбол секцияләрендә күнекмә алдылар. Кыскасы, картлыкка баш бирмәс өлкәннәребез өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Район башлыгы Марат Гафаров та өлкәннәр тормышы белән даими кызыксынып тора.

Мәйданда пылау исе аңкый. Аны бүген хезмәт ветераны Рәшит Багаутдинов үзенә генә хас рецепт белән пешергән. Пылау өчен махсус сарык итен Кече Чынлы авылында яшәүче Марат Мансур улы Рәимов биргән. Аңа да Ходайның рәхмәте булсын. Бертуктаусыз ике самавыр чыжлап торды. Җәүдәт Мөдәрисов кайнаткан чишмә суы белән хуш исле чәйне бигрәк тә әбиләр яратты. Чараның спорт өлешен алып баручы Равия Вәлиева ярышларны югары дәрәҗәдә оештырды. Иске Шәйморзадан гомерен мәдәниятебезнең үсешенә багышлаган Тәлгать Җәббаров чараның җыр-моңлы булып узуын тәэмин итте.  

Пенсионерлар Сабантуе Рәшит Фәтхуллов фотосыСпортның да нинди генә төре юк иде анда. Өлкәннәр, шулай ук район музееннан китерелгән халкыбызның борынгы эш кораллары һәм башка экспонатлар белән дә таныштылар. Пенсионер хатын — кызларның кышкы чорда түгәрәккә йөреп әзерләгән кул эшләнмәләрен дә игътибар белән карадылар.

Хезмәт ветераны Гомәр Исхаков әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырганы өчен барлык кунаклар исеменнән Россия Пенсионерлар союзының Чүпрәле районы бүлекчәсе начальнигы Дилүзә ханым Миннатулловнага ихлас күңелдән рәхмәт әйтте.

Бәйрәмдә Рәшит Фәтхуллов та катнашты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев