Чүпрәледә махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләргә ярдәм итү өчен хәйрия концерты узды
Кичә Татарстан Республикасының халык артисты Илсаф башкаруында «Чүпрәле» җыры белән тәмамланды.
Чүпрәле районы мәдәният йортында «Без сезнең белән!» дип исемләнгән хәйрия концерты узды. Концерт бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы Чүпрәле егетләренә ярдәм итү йөзеннән оештырылган иде.
Мәдәният йорты тулы зал итеп үз тамашачыларын җыйды. Үзләренең концерт номерлары белән татар эстрадасы йолдызлары: Татарстан Республикасының атказанган һәм халык артистлары: ИлСаф, Алсу Әбелханова,Раяз Фасихов, Вадим Захаров, Ришат Фазлыәхмәтов, Гүзәл Идрисова, Илназ Бах, Чулпан Йосыпова, Рәсим Низамов, Эльвира Хаматова, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Илнар Сәйфиев һ.б. чыгыш ясадылар. Чараны, шулай ук, танылган «Татар радиосы» ның ди-джейлары Зөлфәт Зиннуров һәм Назлыгөл Сөнгатова алып бардылар.
Чыгыш барышында иң танылган һәм популяр хитлар яңгырады. Өч сәгатьлек концерт бер мизгел кебек үтеп китте.
Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров барлык артистларга һәм хәзерге вакытта Ватанны һәм гражданнарның тынычлыгын саклаучы якташларына ярдәм итү өчен концертка килгән барлык тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде, артистларга Рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырды.
Кичә Татарстан Республикасының халык артисты Илсаф башкаруында "Чүпрәле" җыры белән тәмамланды.
Тамашачылар артистларга һәм оештыручыларга искиткеч чыгышлары өчен рәхмәтләрен көчле алкышлар аша белдерделәр. Билет сатудан җыелган барлык акчалар хәрби якташлар өчен кирәкле әйберләр сатып алуга юнәлдереләчәк.
Концерттан туры эфирны ВКонтакте челтәрендә карарга мөмкин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев