Чүпрәледә Яңа Кәкерленең Кызыл Армия урамы кешеләре бәйрәм итте
Туган-үскән җир якын
Олыгая барган саен балачак, авыл ныграк искә төшә, диләр. Хыялында кеше һаман саен шул чорга кайта, авыл урамнарыннан уза, урам кешеләре белән күрешә...
Ә яңакәкерлеләр моны хыялда гына түгел, чынбарлыкта яшәделәр. Шушы көннәрдә генә авыл мәдәният йорты мөдире Мәдинә Җамалтдинова оештыруында «Урам бәйрәме» дип аталган чара узды анда. Башлап социаль челтәрләрдә «Урамдашларым» дигән төркем булдырылды. Шушы төркемдә ни эшләячәкләрен, кемнәр киләчәген хәбәр биреп тордылар.
Ә бәйрәмгә килүчеләр-кайтучылар бихисап иде. Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов та шунда, урамның өлкәннәре түр башында, ТНВның Ульяновсктагы җирле бүлеге җитәкчесе Рәмис Сафинны да күреп була иде урамдашлар очрашуында.
Гомумән, яңакәкерлеләр бәйрәмнәрне матур уздыра белүләре белән аерылып торалар. Җырлы-моңлы, иңади җанлы кешеләр яши бу авылда. Райондашларга үзе уйнап үзе җырлар башкаручы буларак таныш булган Ирек Ахмадуллин, шигърияте, прозасы аша танылган Азат Вахитов та шушы урам кешеләре икән. Алар, билгеле инде, җыр-моңнарын да, үзләре язган шигырьләрне дә бүләк иттеләр.
Ә иң башлап инде дөньялыктан киткән урамдашлар рухына багышлап ясин укылды бәйрәмдә. Озак еллар балаларга белем биргән, өлкәнәйгәч дин юлында агарту эшләре алып барган Әмирҗан абый Баһаветдинов:
— Кем уйлаган бу очрашу шуның кадәр кешене җыяр дип?! Мин үзебезнең урамда шуның кадәр кеше бардыр, чыккандыр дип башыма да кертеп карамаган идем. Ә монда... Халык күпме бер карагыз әле! Эх, боларның яртысы гына булса да авылда калган булса иде. Гөрләп торыр иде ул заман урамыбыз. Ә хәзер буш калган, ишелеп юкка чыккан йортлар «бизи» шул инде урамыбызны. Дөрес, кайтып, авылда төпләнүчеләр дә юк түгел. Каршы йортка гына менә үзебезнең урам кешесе, озак еллар читтә яшәгән Наил, гаиләсе белән кайтты. Сөендек инде шуңа — караңгы тәрәзәләргә ут эленде, урам яктырып китте.
Әмирҗан абый да урамының кешеләре бик тырыш булулары турында сөйләде. Авылдан читтә яшәсәләр дә әти-әниләре нигезен онытмаучылар, кайтып чистартып йөрүчеләр дә бар, ди авыл агасы.
Урамдашлар бу көнне исә чын мәгънәсендә балачакларын, яшьлек елларын искә төшерде. Һөзек салыш та уйнадылар, «Су агымы» да ясадылар, баянга кушылып җырладылар, биеделәр дә алар. Мул итеп, урам буйлап бәйрәм өстәле әзерләнгән иде. Кайнар ризыклардан — пылау әзерләткән Мәдинә ханым. Гомумән, самоварда кайнаган чәйләр эчә-эчә, таңга кадәр утырдылар Яңа Кәкерленең Кызыл Армия урамы кешеләре.
Сәрия Камалова:
-Балаларым «әйдә, әни, бездә яшә», диләр. Урамымны, торган, яшәгән йортымны калдырып китәмме соң! 86 яшендә инде мин. Бөтен гомерем шушы урамда, күршеләрем белән дус-тату яшәп узып бара. Ярый әле Яңакәкерлемдә туганмын, шунда килен булып төшкәнмен, балаларым шушы авылда табылган!
«Урамдашлар» төркеме бәйрәм узгач та яшәвен дәвам итә. Һәркем анды бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты. Һәм яшьлекләренә алып кайтканы, шундый мизгелләр яшәткәне өчен Мәдинә Җамалтдиновага рәхмәт белдерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев