Чүпрәледә Һади Атласины искә алдылар
Тарихчы, язучы, мәгърифәтче Һади Атласиның тормышына һәм иҗатына багышланган фәнни-гамәли конференция узды.
Түбән Чәке урта мәктәбендә узган чара мәшһүр татар тарихчысы Мөхәммәтхади Мифтахетдин улы Атласов шәхесен һәм аның бай фәнни-иҗади мирасын киң җәмәгатьчелеккә җиткерүне күздә тотты. Кичәнең исеме дә «Һади Атласиның милли мәдәният традицияләренең дәвамчылыгы идеясенең хәзерге көндә гәүдәләнеше» дип аталды.
Бу чараның Түбән Чәке авылында узуы да тикмәгә түгел. Чөнки Һади Атласи шушы авылда дөньяга аваз салган һәм яшәү дәверендә ул милләтебезне саклау өчен күп көч куйган. 2026 елда исә Һади Атласиның тууына 150 ел булачак. «Юбилейлы датага әлеге чара нигез булып торсын», дигән фикер яңгырады кичәдә.
Чарага татар халкының бик күп зыялылары, җәмәгать вәкилләре, галимнәр, якташларыбыз килгән иде. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Нәҗип Нәккаш тарафыннан күргәзмә оештырылу да әлеге кичәгә күркәмлелек өстәде, эчтәлеген баетты.
Түбән Чәке урта мәктәбе директоры Айсылу Шиһабетдинова Түбән Чәке җирлегеннән күп кенә мәшһүр кешеләр чыгуы турында сөйли. Алар: Татарстанның халык артисты, озак еллар «Татарстан» радиосында эшләгән Рафаэль Ильясов, данлыклы Шиһабетдиновлар Альфред һәм Альберт Кашаф уллары һ.б..
Киләчәктә мәктәптә капиталь төзекләндерү эшләре дә көтелә икән, Шиһабетдиновлар анда да ярдәм итәргә теләк белдергәннәр. Бу кичәне оештыручылар да алар.
Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында уздырылган бу чарага, шулай ук, районыбызның татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре дә чакырылган иде. Алар өчен каллиграфия буенча мастер-класс үткәрелде, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова исә халкыбызның бай тарихы, исемнәрнең килеп чыгышы, милли бизәкләрнең сакланышы хакында презентацияләр тәкъдим итте.
Нәҗип Нәккаш:
—Һади Атласи үзенең соңгы сулышына кадәр татар халкының азатлыгы өчен көрәшкән, гомере буе төрки халыкларны берләштереп, бәйсез дәүләт төзү хыялы белән яшәгән, шуңа омтылган. Һади Атласиның барлык язмаларында да дин һәм төркилек проблемалары күтәрелә, ул аларны милләтнең рухи нигезе дип атый. Шуңа да үземнең күргәзмәләрем белән аның туган авылына кайтуымны максат итеп куйдым һәм моны олы бәхет итеп күрәм. Шушындый чараларны оештырып, милләтебез өчен янып-көеп йөргән милли рухлы кешеләр булганда, Һади Атласиның дәвамчылары, байтак талант ияләре чыгар әле бу җирлектән.
(Нәҗип Нәккаш—татар гарәби каллиграфия сәнгатенә беренчеләрдән булып тугра жанрын кертеп җибәргән шәхес. Тугралар төрле шәхесләрнең шәхси билгеләре ул. Халык рәссамчысы «Татар милләтенең олуг шәхесләре» дигән милләт өчен кирәкле циклны 2016 елда башлап җибәргән һәм бүгенге көндә 20ләп бөек шәхесләрнең туграларын ясарга өлгергән. Алар арасында Һади Атласига багышланган монументаль стильдәге туграсы быел дөнья күргән. Туграда Һади Атласиның ислам диненең киләчәге нинди рәвештә булырга тиешлеге фикере: «Исламның сәгадәте, мәңге хәяте—гыйлемдә, мәгърифәттә, һөнәрдә, сәнгатьтә», дип язылган. Нәҗип Нәккаш якташыбыз, Рафаэль Ильясов һәм аның тормыш иптәшенең кабер ташларын да шәхси тугралары белән нәкышләгән шәхес).
Район башлыгы Марат Гафаров та кичәдә Чүпрәле халкының һәрчак белемгә, яктылыкка омтылуын, киләчәк буынны да шул рухта тәрбияләвен белдерде.
—Һади Атласи кебек олуг шәхесләребезне һичшиксез олыларга, исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк. Бу — безнең милләтебезнең киләчәге, бай тарихы,- диде ул.
Милләт, тел, дин сагында торып, аларны үстерүгә шәхси өлешләрен керткән кешеләргә Рәхмәт Хатлары тапшырды район башлыгы.
Тарих фәннәре кандидаты, доцент, Алсу Мөхәммәтдинова (Һади Атласи турында диссертация яклаган) бу җыенда чыгыш ясап, Һади Атласи исемен киң җәмәгатьчелеккә җиткерүдә үзенең тәкъдимнәрен ирештерде. Чарада Һади Атласиның оныгы Әлфия ханым Атласова бабасының якты истәлеген барлаган өчен олы рәхмәтләрен әйтте.
Кичә мәгълүматларга бай булды. Түбән Чәке урта мәктәбе мөгаллимнәре, китапханчеләр, укучылар кунакларны бай тарихлы мәктәп музее белән таныштырдылар. Анда Рафаэль Ильясовка, Һади Атласига, Шиһабетдиновларга багышланган почмаклар булдырылган.
«Җыен» фонды вәкилләре Һади Атласи турында күп кенә китаплар тәкъдим иттеләр. Нәҗип Нәккаш үзенең тугралар, шәҗәрәләр күргәзмәсе белән таныштырды, һәркайсының эчтәлеге хакында сөйләде. Әлеге күргәзмә, Түбән Чәке урта мәктәбендә ике атна дәвамында эшләячәк.
Кичәгә йомгак ясаганда Һади Атласиның тууына 150 ел тулуны билгеләп үтү чараларын аның туган җире Түбән Чәке авылынннан башларга, аннан Бөгелмә, Казан шәһәрләрендә дәвам итәргә кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелде.
Белешмә
Һади Атласи татар милләте өчен алып барган сәясәте, көрәше өчен дүрт тапкыр хөкем ителеп, империя төрмәләрендә утыра.
Ул 1876 елда Иске Чәке авылында туа. Башлангыч белемне әтисе мәктәбендә ала. Буа мәдрәсәсендә, Оренбургта укый. Һади Атласиның гомеренең иң игелекле өлеше Бөгелмәдә уза. Зур тырышлык куеп тарихи материаллар җыю, тарихи әдәбият өйрәнү өстендә эшли ул анда. Шул хезмәтләренең җимешләре буларак, «Себер тарихы», «Казан ханлыгы», «Сөен-бикә» исемле тарихи әсәрләре басылып чыга. 1913 елда ул Казан университеты каршындагы "Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте«нең тулы вәкаләтле әгъзасы буларак сайлана.
Соңгы тапкыр аны 1936 елда кулга алалар. 1938 елда «халык дошманы» тамгасы сугылып, 62 яшендә, атып үтерелә. 1958 елда Һади Атласи гаепсез дип таныла һәм реабилитацияләнә.
ФОТОлар
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев