Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле татар халык театры “Никтудымнар авылында” спектаклен тәкъдим итә

Спектакльне тиздән башка авыл тамашачылары да карый алачаклар.

Чүпрәле татар халык театры һәр ел саен тамашачыларны яңа спектакльләре белән куандырып тора. Быел халык театры Әнисә Ибраһимованың “Никтудымнар авылында” комедиясен тәкъдим итте. Район мәдәният йортында спектакь өч мәртәбә уйналды.

Әсәрдә вакыйгалар болайрак була. “Никтудымнар авылына, буйдак егетләр турында мәкалә язарга, башкала газетасыннан корреспондент кыз Энҗе кайта.

Авыл карты Шәмсине очраткач, алар “Буйдаклар” операциясен үткәрергә, авыл буйдакларының шундый яшәү рәвешенең сәбәпләрен белергә тели. Шул ук вакытта, Шәмси карт белән аның хатыны Гөләндәм түти  корреспондент кызга үзенә дә сөйгән яр эзли башлыйлар.

Спектакльдә рольләрне Илназ Гайнетдинов, Рәйнә Бахитова, Ренат Хәйретдинов, Галия Ахмедова, Салават Юсупов, Ринат Калимуллин, Лилия Яфизова башкаралар. Режиссер– Ринат Калимуллин, рәссам– Ильмас Нәфиев, музыка куючысы –Раил Баһаутдинов.

Спектакльне тиздән башка авыл тамашачылары да карый алачаклар.

Мансур Аймәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев