Чүпрәле районы Иске Ишле авылында “Иман нуры” мәчете капиталь ремонттан соң ачылды
Авыл бәйрәме, корбан ашы, “Иман нуры” мәчетнең капитал ремонттан соң ачылышы һәм 30 еллыгы.
Иске Ишле авылында, 21 июльдә, узган бәйрәмгә төрле төбәктә яшәүче авылдашлар, кунаклар кайткан иде.
Кемдер җан атып йөрмәсә, әлбәттә, мондый бәйрәм үзеннән-үзе килеп чыкмас. Иске Ишле авылыннан чыккан һәм бу минем туган ягым, туган авылым, дип җан атып яшәүче кешеләр бар. Барис Аппау улы Гафуров, Ринат Мирбат улы Аббазов, Рәфәгать Алиуллов, Т. Р Мустакимов, Р. С. Рахимов шундыйлардан, мәсәлән. «Авыл бәйрәме» узсын өчен алар иганәчелек иткәннәр. Бәйрәм дә алар һәм башка күп кенә игелекле кешеләр тарафыннан чалынган корбан мәҗлесе, дини укулар белән башланып китте. Дини мәҗлестә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, Татарстан Дҗния назәрәтеннән мөфти урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, тирә-яктан имамнар, дин әһелләре катнашты. Мул ризыклы табыннар артына да бик күп мөселман кардәшләребез җыелган иде.
Дини бәйрәм авыл мәчетенең 30 еллыгына һәм мәчетнең капиталь ремонттан соң ачылышына да багышланды.
Азрак тарихын барласак, мәчетне иске клуб бинасынннан күтәрмәкче булалар. Әмма Барис Гафуров: “Төзергә булгач, яңасын төзергә кирәк”, дип чыгымнарны да үз өстенә ала. Бүгенге көндә дә мәчетнең көнкүреше, капиталь ремонт эшләренең күбесенә ул иганәчелек итә.
Район башлыгы Марат Гафаров: “Авыл яшәсен, гореф-гадәтләр саклансын, киләчәктә дә менә шундый бәйрәмнәр үткәрүләр насыйп булсын!” дигән изге теләкләрен җиткерде.
Шулай ук бәйрәм барышында Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырылды.
Дини чарага Илгиз Шәйхразиев та килгән иде. Аның башкаруында дини җырлар, мөнәҗәтләр яңгырады. Ак яулыклы әбиләр, бабайлар, ил-көнгә тынычлык, авылга иминлек, бәрәкәт теләделәр.
Көннең икенче яртысында авыл бәйрәме үзәк мәйданда дәвам итте.
Чарада күңел ачулар, төрле уеннар да үз урынын тапты. Бу көннең кунаклары, эстрада артистлары Гүзәл Уразова - Илдар Хакимов, Рамил Галимҗанов һәм башка йолдызлар үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр. Кичкә кадәр авыл халкы, сабакташлар, кайткан кунаклар күреште, рәхәтләнеп сөйләште һәм әлеге мөмкинлекне тудырган авылдашларына рәхмәтләрен юллады.
КЫСКАЧА ТАРИХ
Авыл тарихына килгәндә, Иске Ишле турында Казан ханлыгы чорында телгә алына. 1967 елда татар археологик экспедициясе тикшерүе вакытында монда болгар чорына караган каберлек табыла. Бу каберлек авылдан 0,8 км. көнбатыштарак урнашкан, аны Иске зират дип йөртәләр.
Бу тирәләргә йомышлы татарлар килгәч, җирле халык үзләрен без “төрле” халык дип таныталар. Ягъни “Монда нинди кешеләр яши?”, дигәч, “төрле”, дип җавап кайтаралар. Аны “Ишле”-күп мәгънәсенә ишарә итеп, Иске Ишле дип йөртә башлаганнар. Беренче оешкан колхоз биредә Сталин исемен йөрткән. Аннан ул “Алга” колхозы белән берләшеп, иң соңында “Маяк” дип атала башлый.
Авыл халкы игенчелек, кырчылык, терлек асрау белән шөгыльләнә. Әлеге тормыш рәвеше бүгенге көндә дә үз төсен саклап калган. Иске Ишледә күпләп сыер тотучылар, терлек үстерүчеләр яши. Җирле халык элек-электән үзенең укымышлылыгы белән аерылып торган. Биредә мәктәп-мәдрәсәләр гөрләгән. Авылда җил тегермәне дә булган. Иске Ишле халкы уен коралларында уйнавы, талантларга бай булуы белән дә үзенә җәлеп иткән.
Дөнья ямен тоеп яшәргә,
Туган ягы кирәк кешегә...
Өзелмәсен кайтыр юлларым,
Гүзәл авыл – Иске Ишлегә, дип яза җирле шагыйрь Иршат Закиров.
Шулай булсын - туган авылына беркемнең дә юлы өзелмәсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев