Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле «Яшьлек» халык бию ансамбле15 еллыгын билгеләде

Иҗат коллективы истәлекле датасында концерт куйды.

Район мәдәният йорты  халык  белән шыгрым тулды. Авыллардан, күрше Чувашия өлкәсеннән дә кунаклар килде.

Әлеге бию коллективына нигез Шланга урта мәктәбендә салынган иде. Бию түгәрәге булып оешкан коллективның җитәкчесе – Ольга Ефремова. Ул, нәкъ менә 15 ел элек, Шланга урта мәктәбенә инглиз теле укытучысы буларак килә. Күңелендә сәнгатькә мәхәббәт  йөрткән мөгаллимә  сәләтле укучыларны туплап, аларга бию серләрен дә өйрәтә башлый. Беренче чыгышлары мәктәп, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә дөнья күрә. Соңрак районкүләм чараларда, конкурсларда катнаша башлыйлар. Җиңүләргә ирешәләр, бүләкләр яулыйлар. Иң мөһиме халык үз итә ансамбльне.

Балалар белән  эшне оста итеп оештыра белгән мөгаллимәне район үзәгенә чакыралар. Ольга Владимировна иҗат эшен "Талантлар планетасы"нда дәвам иттерә башлый.

 Шунысы куанычлы – балалар ансамбльгә бик теләп йөриләр, үз милләтләренең бай традицияләренә карата ихтирам һәм кызыксыну күрсәтәләр, рәхәтләнеп милли биюләр өйрәнәләр.

Унбиш ел эчендә “Яшьлек” бию коллективы үсте, республикакүләм бәйгеләрдә уңыш казанды. Ансамбльнең беренче биючеләре инде бүген әти-әниләр, үзләре дә балалар тәрбиялиләр. Бәйрәм кичәсенә кайтып та алар күңел хатирәләрен яңарттылар, беренче адымнарын искә алдылар, остазларына рәхмәтләрен әйттеләр.

Сәхнәдә бу көнне дистәләгән бию башкарылды, берсеннән-берсе гүзәл костюмнар күрсәтелде. Коллектив репертуарында, татар-мишәр халык биюләреннән тыш,  рус, үзбәк биюләре һ.б. хореографик композицияләр урын алган.

Коллективны район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов  котлады. Яңадан-яңа иҗат уңышлары теләде, коллективка Чүпрәле районы башлыгының Мактау Грамотасын, биючеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев