Республика көненә Чүпрәле районы Чуваш Бизнәсе авылында күпфункцияле үзәк ачылды
Быел Республика көне алдыннан Чүпрәле районы Чуваш Бизнәсе авылында күпфункцияле үзәк ачылды. Әйтергә кирәк авыл халкы өчен республика Президенты программмасы нигезендә төзелгән бу бина. бер түбә астына үзәк мәдәният йортын, китапханәне, башлангыч мәктәп-балалар бакчасын берләштергән социаль мөһим объект булып тора .
Яңа үзәкнең ачылуына чиксез куанычлары йөзләренә чыккан Валентина Михайлова һәм Тамара Анисимова:
- Безнең өчен бу бик куанычлы вакыйга. Иске мәдәният йорты урынына яңасын күрү - зур сөенеч. Шунда ук оныкларыбыз да яңа шартларда белем алачак. Агымдагы елда иебезнең дә оныклары 1 сыйныфка бара, 4 нче сыйныфта белем алучылары да бар. Республика, район җитәкчеләренә бик зур рәхмәт. Авылыбызның үзәге быел гына күп үзгәрешләр кичерде. Матурайды, яшисе килеп тора.
Район башлыгы Александр Шадриков авыл халкын сәламләп, яңа мәдәни-мәгариф үзәкнең ачылышы белән котлау сүзләрен җиткерде.
-Республика Президенты программасы нигезендә тормышка ашырылучы чираттагы бинаны кулланылышка тапшырабыз, рәхәтләнеп кулланырга булсын. Авыл халкын бер җиргә туплап, әлеге бина мәдәни һәм мәгърифәт үсеше өчен лаеклы өлешен кертсен,-диде Александр Шадриков.
Яңа бина ачылышы белән Чуваш Бизнәсе авылы халкын ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры
-Республика халкы өчен 135 тән артык шундый күп функцияле үзәкнең ишекләре ачылды. Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән 20 дән артык шундый объектның ачылышында катнашып, авыл, район кешеләренең шат йөзләрен күрде һәм чыннан да мондый төр үзәкләрнең төзелеше кирәклеген ассызыклады. Совет фильмындагы бөтен колхоз белән мәдәният йорты төзелешен алып барган сюжет искә төшә. Әлбәттә, ул элек булган. Әмма мәдәни кыйммәтләр шул ук, аларны саклау кирәк. Һәм менә бу үзәкләр һичшиксез авылларда милли мәдәни үсеш өчен зур роль уйнаячак. Үзәкнең буш тормавын, бирегә иҗат белән янучыларның йөрүен телим,-диде министрлык вәкиле Гали Габдрахманов.
Күпфункцияле үзәкнең ачылышына кунаклар олы бүләк итеп 100 мең сумлык Сертификатлар тапшырдылар.
Алда әйткәнчә, үзәк бинасында башлангыч мәктәп-балалар бакчасы да урын алган. Тантанада укучылар җитәкчеләргә булган хөрмәт сүзләрен шигъри юллар аша җиткерделәр. "Мәктәпкә җыенырга булыш!" республика акциясе кысаларында 1 сыйныфка баручыларга мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды.
Галина Кудряшова, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы директоры:
-Мәктәптә 39 бала белем ла. Быелгы уку елында 1 сыйныфка 11 бала килә, 25 бала балалар бакчасына йөри. Җәй дәвамында ялларында булуга карамастан мәктәп, китапханә, балалар бакчасы, мәдәният йорты коллективы шунда хезмәт куйды һәм менә нәтиҗәсе дә нинди күркәм. Һәркайсына рәхмәтләр әйтеп, исән-имин шунда эшләргә язсын.
Бинаны ачу тантанасы-ал тасмалар киселгәннән соң, кунаклар эчкә үтеп, карап йөрделәр. Мәдәният йортының яңа сәхнәсендә исә авыл үзешчәннәренең бәйрәм концерты гөрләде.
Чарадан тагын да күбрәк фотоларны http://chuprale-online.ru/ru/novosti/item/7154-otkritie-mnogofunkzionalnogo-zentra-v-sele-chyvaskya-bezdna.html адресы буенча карый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев