Чүпрәленең яшь талантлары "Созвездие-Йолдызлык 2020" фестиваленнән бүләкләр белән кайттылар»
Фестиваль 13-16 сентябрь көннәрендә узды.
Казанда "Созвездие - Йолдызлык"эстрада сәнгате ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең суперфиналы узды.
Анда Чүпрәле районының яшь талантлары чыгыш ясады.
«Таң» халык җыр һәм бию ансамбле, җитәкчесе Лилия Җамалтдинова «Хореография»номинациясендә 3 нче урынны яулады.
Шулай ук «Юрай» вокаль ансамбле (Подснежник), җитәкчесе Надежда Васильева һәм «Яшьлек» хореография ансамбле (кече төркем), җитәкчесе Ольга Ефремова Диплом белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев