Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләрнең өч проекты "Лукойл" җәмгыяте  бәйгесендә җиңү яулады

«РИТЭК» ҖЧҖ («Лукойл «ҖАҖнең предприятиесе) ел саен социаль һәм мәдәни проектлар буенча  бәйге игълан итә.

Быел да әлеге бәйгегә  10нчы тапкыр март аенда старт бирелде.   Гаризалар 31 июльгә кадәр кабул ителде һәм өч номинация: «Экология», «Рухият һәм мәдәният» һәм «Спорт» буенча  каралды.

Бәйге «Лукойл» җәмгыятенең  Хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Аның максаты-актуаль социаль проблемаларны хәл итүдә иҗтимагый оешмалар һәм халык инициативаларына теләктәшлек итъ, ярдәм күрсәтү.

2019 елда конкурс комиссиясенә 766 гариза кергән, 153 проект җиңүче дип табылган. Барлыгы 10 ел эчендә якынча 6,8 мең гариза каралган, 1406 проект гамәлгә ашырылган.

Әлеге бәйгедә ел саен чүпрәлеләр дә үзләренең социаль – мөһим проблемаларын күтәреп, проектлар төзиләр һәм җиңүгә ирешәләр. Быел да  бәйге нәтиҗәләре буенча өч проект җиңүче яулады.

Менә алар: район  балалар сәнгать мәктәбе  «Рухият һәм мәдәният» номинациясендә «Art-music “  тавыш язу студиясе» проекты белән ; Алешкин-Саплык авыл җирлеге ( башлыгы П. Н.Артемьев)   "Экология " номинациясендә"  “Дуслык күле " авыл ял һәм мәдәни паркы”  проекты  белән  һәм балалар һәм яшүсмерләр өчен "Җылы йорт" социаль приюты "Экология"номинациясендә" Әкияти алан "проекты белән җиңүче Дипломына лаек булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев