Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр Васил Шәйхразиев катнашындагы түгәрәк өстәл эшендә чыгыш ясадылар

Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Буа Мәдәни үсеш үзәгендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында түгәрәк өстәл үтте. Анда район делегациясе дә катнашты.

Чара Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Түгәрәк өстәл барышында  мәгариф, мәдәният учреждениеләрендә, шулай ук социаль-иҗтимагый тормышта туган телләрне, шулай ук халыкларның үзенчәлекләрен саклау юнәлешендәге эшчәнлеккә җентекле анализ ясалды.  Әлеге уңайдан Буа, Тәтеш, Чүпрәле районнары вәкилләренең чыгышлары тыңланды.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов бүгенге көндә Чүпрәледә 21 569 кеше яшәвен, шуларның 57% -татарлар, 42%-чувашлар, 0,75%-руслар һәм 0,3 %-башка милләт вәкилләре тәшкил итүен белдерде. Район җирлегендә Татарстан дәүләт телләренең тигез хокуклы эшләве тәэмин ителгән. Шулай ук,  бу юнәлештә ул татар һәм чуаш телләрендә нәшер ителә торган "Туган як" һәм "Таван ен" район газеталарының да мөһим роль уйнавын  билгеләп үтте.

Үзенең  чыгышы вакытында Айрат Җәлалов Васил Шәйхразиевка Чүпрәле энциклопедиясе китабын һәм балалар сәнгать мәктәбендәге "Art-musik" тавыш яздыру студиясендә төрле телләрдә язылган яшь талантларның беренче альбомын  бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев