Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәлеләр "Татарстан -безнең уртак йортыбыз " фестиваленең сайлап алу турында чыгыш ясадылар

Апас  районында «Татарстан — уртак йортыбыз» республикакүләм милли-мәдәни фестиваленең беренче  зона сайлап алу туры узды.

Татарстан халыкларының милли мәдәниятен республикабызның җиде  муниципаль районы вәкилләре күрсәтте һәм  Идел буеның төп халыклары — татар, рус, чуаш, мордвалар мәдәниятен тәкъдим итте.

Безнең районнан “Фольклор-йола куелышы” номинациясендә  "Сепрель" халык фольклор һәм "Мишәрләр" балалар фольклор - этнография ансамбле, "Инструменталь музыка" номинациясендә "Чүпрәле егетләре" гармунчы-баянчылар ансамбле, "Вокал" номинациясендә- Салават Юсупов, , һәм "Калинушка" вокал  коллективы, "Хореография" номинациясендә "Таң" халык җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады.

Барлык сайлап алу турлары узганнан соң, иң әйбәт чыгышлар  Халыклар бердәмлеге көнендә-4 ноябрьдә Казанда М. Җәлил исемендәге  татар дәүләт опера һәм балет академия театры сәхнәсендә узачак Гала — концертта тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев