Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә яңартылган "Дуслык" паркы ачыла

 Парк 2021 елның 15 декабрендә 17.00 сәгатьтә ачылачак.

 2021 елның 15 декабрендә Иске Чүпрәле авылында яңартылган "Дуслык" паркы ачыла. Парк "Дачный" поселогында урнашкан.
Ачылу тантанасы 17.00 сәгатьтә. Кунакларны һәм шунда яшәүчеләрне, ә иң мөһиме-балаларны бу көнне уеннар, флешмоблар, эстафеталар, биюләр белән мәдәни-күңел ачу программасы көтә. Ә Яңа ел алдыннан чараның иң төп кунаклары Кыш Бабай һәм Кар кызы булачак. Паркта Яңа ел чыршысы урнаштырылган инде, бары тик утларын гына  кабызасы.

Исегезгә төшерәбез, «Дуслык» паркында эшләр «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» региональ проектының «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында башкарылды. Быел парк бик нык үзгәрде. Биредә уен, спорт мәйданчыклары, ял итү урыннары, беседкалар, мәдәни чаралар үткәрү өчен сәхнә урнаштырылган. 

Паркның ачылышына һәммәгезне дә көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев