Чүпрәледә “Кадер – Абдулхак” чишмәсе янында куаклар утыртылды
Хезмәт ветераны Абдулхарис Алимов шактый олы яшьтә булуына карамастан чишмәгә икенче сулыш бирү өчен янып – көеп йөрүчеләрнең берсе булды.
Иске Чүпрәле авылының Ленин урамы очындагы “Кадер – Абдулхак” чишмәсен төзекләндерү моннан берничә ел элек төгәлләнгән иде. Дөрес, аны бүгенге хәленә китерер өчен зур хезмәт куелды. Район башлыгы Марат Гафаровның турыдан – туры ярдәме булмаса моңа ирешелмәгән дә булыр иде.
Хезмәт ветераны Абдулхарис Алимов шактый олы яшьтә булуына карамастан чишмәгә икенче сулыш бирү өчен янып – көеп йөрүчеләрнең берсе булды. Чишмәнең су юлы чистартылган, тирә юне тәртиптә. Матур иттереп тимер баскычлар ясалган, төнлә якты булсын өчен хәтта лампочкалар да куелган. Чын күңелдән әйтәм, бик сокландым мин моңа. Кое казу, чишмәләр чистарту изге эш санала. Амин шулай булсын! Район авылларында да кеше игътибары җитешмәгән чишмәләр юк түгелдер әле. Аларга да җан өрәсе иде. Абдулхарис Алимов кебек чишмәләрне тергезү турында янып – көеп йөрүчеләр һәр авылда да булсын, алар инициатива күрсәтсен, башка авылдашлар аңа иярсен, диясе килә. Бу - яшьләрне патриотик рухта тәрбияләү, туган җиргә мәхәббәт, яшәгән җиреңнең табигатен яратуга дөрес караш булдыру түгелме соң инде?
Шунысы да куандыра, “Кадер – Абдулхак” чишмәсе янындагы зур территориядән иске биналар сүтеп алынды. Хәзер ул урында бик куаклар үсеп утыра. “Киләчәктә монда бик матур парк үсеп чыгар”, - ди Абдулхарис абый. Әле шушы көннәрдә генә ул куакларга су сибү оештырылды һәм буш калган урыннарга тагын 50 төп куак үсентеләре утыртылды. Ноябрьгә керсәк тә, җылы һава саклана. Куак үсентеләре дә йоклап китәргә ашыкмый, аларга дым кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев