Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Чүпрәледә иң яхшы Яңа ел бизәлеше конкурсына йомгак ясалды

31 декабрьдә район мәдәният йортында узган Яңа ел алды кичәсендә район башлыгы Марат Гафаров оешма хезмәткәрләренең хезмәтен бәяләде һәм аларның үзенчәлекле булуын билгеләп үтте, Рәхмәт хатлары тапшырды.

“Яңа ел бизәлеше" бәйгесендә җиңүчеләр:

- Үзәк чыршыны үзенчәлекле итеп бизәгән өчен - «Прогресс» МУП коллективы (директоры Евгений Иванцов))

- Үзәк мәйданны матур итеп бизәгән өчен – Фламинго" җәмгыяте коллективы (директоры Альфред Низамов))

Бюджет учреждениеләре арасында:

- «ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының балалар һәм яшүсмерләр өчен  “Җылы йорт" социаль приюты (директоры Рәмзия Хәйруллина)

-Балалар иҗат йорты (директоры Фәнил Яфизов) һәм балалар сәнгать мәктәбе (директоры Алинә Әхмәтова).

Оешма - предприятиеләр арасында:

- Чүпрәле электр челтәрләре (җитәкчесе Айрат Низамов)

Шәхси эшмәкәрләр арасында:

- Касыйм Зартдинов

- Эльмас Насыйбуллин.

"Ел символын ясаганы өчен - Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге коллективы (җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов)

"Кар тавын" ясаганы  өчен - "Чүпрәле" юл ремонт-төзелеш участогы коллективы (җитәкчесе Айрат Санатуллин)

Яңа ел транспорт чарасын иң яхшы бизәгәне өчен - шәхси эшмәкәр Нияз Дамаев

Авыл җирлекләре арасында:

- Кече Чынлы авыл җирлеге (башлыгы-Гомәр Халитов)

- Звезда авыл җирлеге (башлыгы-Владимир Григорьев)

Шәхси йортлар арасында:

- Шланга авылыннан Гөлия Маллямованың йорт хуҗалыгы

- Борындык станциясеннән Вячеслав Егоровның йорт хуҗалыгы.

ФОТОЛЕНТА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев