Чүпрәлегә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре килде
Бүген «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы күчмә утырышы узды.
Көне буе Татарстанның төрле районнарыннан, илебезнең төрле төбәкләреннән: Киров өлкәсе, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия Республикаларыннан, Волгоград, Ульяновск, Магнитогорск шәһәрләреннән җыелган 100 гә якын «Ак калфак» оешманың вәкилләре районыбызның җирле йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәр үзенчәлекләре белән таныштылар.
«Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе Кадрия Идрисова сүзләренчә, ел саен 5-6 шундый күчмә утырыш үткәрелә.
Район чигендә кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк тотып каршы алдылар. Габдулла Рәхимкулов исемендәге Иске Шәйморза авылы мәдәният йорты «Сөмбелә» ансамбле җырлы-биюле тамаша күрсәтте. Марат Гафаров “Ак калфак” лыларны сәламләде, мондый күчмә утыршыларның әһәмиятен югары бәяләде.
Кече Чынлы-көрәшчеләр авылы
Кунакларның сәфәре Кече Чынлы авылннан башланды.Биредә милли традицияләрне саклау юнәлешендә мәктәп һәм балалар бакчачысының укыту-тәрбия эшчәнлеге мастер-класслар аша чагылыш тапты. “Гөлҗамал” фольклор төркеме, ак яулыклы татар әбиләренең кунакларны каршы алулары кунакларда соклану хисе тудырды.
Мәктәп директоры Тәскирә Ибрһимова авылдан чыккан күренекле шәхесләр, укытучылар, укучылар яулаган уңышлар турында сөйләде, ачык һавадагы музей экспонатлары белән таныштырды.
Кече Чынлы авылы элек-электән көрәшчеләре белән дан тоткан. Бу традиция бүген дә саклана. Авылның үзенчәлеге булган милли көрәш батырлары кунакларга элементлар күрсәтте, чарада батырлар тәрбияләгән әниләргә хөрмәт тә зурдан булды.
Авыл мәдәният йортында “Ак калфак” оешмасы вәкилләре җиз самоварлар, килен сандыклары күргәзмәсе, шәхси эшмәкәрләр Рәйсә һәм Фәнил Җаббаровларның сөт эшкәртү цехында җитештерелгән продукцияләре белән таныштылар. Моннан тыш кунаклар игътибарына кыз урлау, кыз елату, килен төшерү кебек элек булган һәм бүген дә аларның сакланып калган кайбер элементларын тәкъдим иттеләр.
Аннан соң, кунаклар сәфәрләрен Дуван авылындагы шәхси эшмәкәр Альфред Хәйруллинның җиләк плантациясе белән танышып дәвам иттеләр. Биредә үстерелгән җиләкләрне үстерү технологияләре белән таныштылар, җиләкләрдән авыз иттеләр.
Мөнәҗәтләр – милли йолаларның бер өлеше
Район үзәгендәге “Җәмигъ” мәчетенә үтеп, биредә кунаклар мөнәҗәт әйтүчеләрнең моңлы тавышлары белән хозурландылар. Милли гореф-гадәтләребезнең бер өлеше булып торган мөнәҗәтләрне әйтүчеләр арасында иң өлкән кешеләрнең берсе Фәсәхат апа Хөсәенова иде.
Милли ризык-тура һәм кәкәш
Һәр милләтнең үз җирлеге өчен хас булган милли ризыгы бар. Безнең районда ул тура һәм кәкәш дип атала. Күп тармаклы технологияләр техникумында кунаклар игътибарына тура һәм кәкәш пешерү рецептларын тәкъдим иттеләр, милли ризыкны әзерләп күрсәттеләр.
Сәфәрнең соңгы тукталышы - район мәдәният йорты булды. Фойеда әзерләнгән күргәзмә дә бик бай эчтәлекле иде. Гармун төзәтү буенча мастер-класс, гармуннар, шәҗәрәләр, агачка бизәк кисеп ясау эшләре күргәзмәсе дисеңме - барысы да җирлегебезнең гореф гадәтләрен кабат яңартуга, искә алуга барып тоташты.
Кадрия Идрисова, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының рәисе:
- Бүген татар хатын-кызлары алдында торган бурычлар тау кадәрле: татар гаиләләрендә балаларны туган телдә, милли рухта тәрбияләү, бай мәдәниятебезне саклап калу, милли ризыкларыбызны, милли киемнәребезне киңрәк кулланышка кертү, халкыбызның матур йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тормышыбызга кайтару мәсьәләләре – шуларның берничәсе генә. Бүген милләтебез алдында да җитди проблемалар тора. Туган телне саклау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп басты. Районнарга чыгып менә шундый күчмә утыршылар аша тарихыбызны барлау, яңарту, һәрберсеннән нигәдер өйрәнеп, кара әле моны бездә дә үткәрергә була бит дип кайту бик мөһим. Шул рәвешле генә без уңышларга ирешә алачакбыз.
Кадрия Рәис кызы районның Гөлфия Яфизова җитәкләгән "Ак калфак" эшчәнлегенә зур бәя бирде һәм киләчәктә дә милли рухны саклау буенча уңышлар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев