Чүпрәле кызы Раилә Сатдинова “Иң сөйкемле Татарстан энҗесе"
14 декабрь Казанда физик мөмкинлекләре чикле булган хатын-кызлар арасында "Татарстан энҗесе -2018" матурлык бәйгесенең финал өлеше узды.
Әлеге бәйгедә республикадан 10 хатын-кыз катнашты, алар арасында районыбызның Шланга авылыннан Раилә Сатдинова да бар иде.
Конкурста катнашучыларның язмышы төрле: кемдер - калада, кемдер - авылда, урта яшьтәгеләр дә, яшьләр дә бар, әмма һәрберсе бик актив. Чигә, тегә, оста итеп бәйли, җан өзгеч җырлый белә, рәсем ясый. Араларында берничә югары белем алганнар да, гаилә корып, бала үстерүчеләр дә бар.
Инвалид хатын-кызларга ярдәм күрсәтүче "Татарстан энҗесе" оешмасы башлап җибәргән бәйге быел бишенче тапкыр үткәрелде. Әлеге оешманы апалы-сеңелле Гөлнара һәм Гөлназ Заһретдиновлар җитәкли һәм мөмкинлекләре чикләнгән хатын-кызларны төрле юллар белән халык арасына алып чыгып, аларга булышып, тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максатын куеп эшлиләр.
Раилә бала вакыттан ук инвалид коляскасына береккән. Авырлык белән дөньяга килгән нәни кызның табиблар аякка баса алмавын берничек тә аңлата алмыйлар. Сызлануларын “биленә салкын тигәндер” дип, диагноз куялар. Соңрак, бер дәвалаучы ханым баланың туганда оча сөяге чыгуын әйтә. Шуннан соң да күп тапкырлар хастаханәләрдә йөриләр алар, тик Раилә аякка баса алмый.
Ни генә булмасын, ул беркайчан да төшенкелеккә бирелми. Аның йөзе һәрчак кояш кебек балкый, тормышта да ул бик актив шәхес. Матур җырлый, шигырьләр яза. Соңгы елларда исә үзен спортта да сыный башлады. Мәскәүләргә кадәр барып, ишкәк ишү буенча спорт ярышларында җиңүче исеменә лаек булды.
Күңел серләрен бәйләү җепләренә дә сала ул. Раилә бәйләгән кул эшләнмәләре: бияләйләр, оекбашлар белән генә чикләнми, берсенән-берсе матур йомшак курчаклар да чагылыш таба. Бәйләгән курчакларын сатып алырга да теләүчеләр дә күп, заказ алып кына өлгер.
Раилә социаль челтәрләрдә дә актив тормыш рәвеше алып бара. “В Контакте”, “Инстаграм” битләрендә дә аның шәхси аккаунты бар.
-Әлеге бәйге турында да ул интернеттан укып белдем, үземне сынап карарга булдым”,-ди ул. -Бәйгедә катнашуым тормышка мәхәббәтемне тагын да арттырды, яшәү көче бирде. Андагы мохитны сүз белән генә әйтеп бетерә торган түгел. Яңа дуслар таптым, күңелемдә яңа идеяләр барлыкка килде. Бәйгегә әзерләнерләнүдә ярдәм иткән район мәдәният йорты хезмәткәрләренә, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә, район җитәкчелегенә, аеруча район башлыгы Марат Гафаровка, авыл җирлеге башлыгы Альфред Мөхәррәмовка, әти-әниемә олы рәхмәтләремне әйтәсем килә.
Бәйгедә һәр катнашучы үз исемен, бүләген алды. Раилә дә бәйгенең “Иң сөйкемле Татарстан энҗесе-2018” номинациясендә җиңүче дип табылды. Әлеге чираттагы җиңүе белән котлыйбыз аны. Киләчәктә дә яңадан-яңа иҗади уңышларга ирешүен, өмет-хыялларының сүнмәвен, һәрвакыт шатлыклы хәбәрләре белән куандырып торуын телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев