Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Шланга авылы мәдәният йортында ретро-концерт узды

Шланга авылы мәдәният йортында "Җырлыйм туган якта" дип исемләнгән ретро концерт карадык. Әлеге мәдәни чараны авыл халкы өчен мәдәният хезмәткәрләре өлкән яшьтәге сәнгать осталары белән берлектә әзерләгән иделәр.

Кичәдә дүрт яшеннән сәхнәдә җырлап, биеп йөргән, бүгенге көндә Нурлат районында яшәүче авылдашыбыз Фазилә Галимҗанова, сәхнә ветераны II-III Бөтенсоюз халык фестивальләре лауреаты Гөлшат Хисамова, Эльмира Гатауллина, Алсу Якупова, Рифкать Мөхәмәтшин, Альберт Мөшәрәпов, Адельҗан Сафин, баянда Илгиз Насыйбуллин чыгыш ясадылар. Ике сәгать дәвамлылыгындагы концертта татар халкының җырларын, биюләрен рәхәтләнеп тыңладык, карадык, ял иттек. Кичәне матур итеп, мәдәният йорты мөдире Рифкать Мөхәмәтшин алып барды.

Авылыбызда яңа мәдәният йортының төзелүе тикмәгә генә булмаганлыгына кабат инандык. Шундый талантларыбыз булганда мәдәният йортыбыз гөрләп торыр, чәчәк атар әле тагын да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ретроконцерт мәдәният йорты