“Ак калфак”лылар - Чүпрәле җирендә
Делегация сәяхәтен район балалар иҗат йортыннан башлады.
Чүпрәле районы «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләрен кабул итте. Көн дәвамында “Һәр җәүһәрдә халкым тарихы” исемле чираттагы күчмә утырышка «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова, күрше Буа, Тәтеш, Апас якларыннан, шулай ук, күрше төбәкләрдән - Ульяновск өлкәсеннән, Чувашиядән Шыгырдан, Татар Согыты авылларындагы җирлек җитәкчеләре килде.
Делегация сәяхәтен район балалар иҗат йортыннан башлады. Биредә танылган Чувашия рәссамчысы Миша Григорянның күргәзмәсен карады, иҗат йортының эшчәнлеген күзәтте. Аннан халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли традицияләрен, тарихын барлаган район крайны өйрәнү музее белән танышты.
Программаны район мәдәният йортында мәдәни чара дәвам итте. Биредә делегациядә катнашучылар аккалфаклылар әзерләгән намазлыклар, борынгы сөлгеләр, дисбеләр, аларны эшләү алымнарын карадылар. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре халкыбызның фольклор юнәлешенә өстенлек биреп әзерләгән бай эчтәлекле чыгышның шаһиты булдылар.
Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, оешманың райондагы бүлек җитәкчесе Гөлфия Яфизова җитәкләде.
–Чүпрәле районы дигәч тә, аның чыннан исеме җисеменә туры килеп, чүпрәле, бар эшләре, хезмәтләре уңдырышлы булуын күрәбез. Күркәм эшләрегез күренеп тора. Үзегезнең гореф-гадәтләргә игътибар бирүегез һәркайда чагылыш таба. Алга таба да йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне балаларга, оныкларга өйрәтик, тарихыбыз турында сөйлик, күңелләрендә милләтебез белән горурлык хисләре уятыйк– диде ул.
Татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе аккалфаклыларга хатын-кыз буларак олы бурычлар йөкләнүен билгеләп үтте. “Без өч буынга, ә ул 75 ел дигән сүз, тиешенчә туган телебезне тапшырырга тиешбез. Моның өчен балаларыбызны яшьтән үк милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә тиешбез. Илнең киләчәге милли телдә белем алган, илен, халкын сөйгән балалар кулында”, диде.
Кадрия ханым бай мәдәниятебезне, милли традицияләребезне, рухи мирасыбызны һәм телебезне саклап калу мәсьәләләрен чишүдә үзләреннән актив өлеш керткән «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының райондагы вәкилләренә олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хатлары тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев