Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Җәйге хезмәтебезгә нәтиҗә ясап

Күңелләргә якты нур өләшеп, Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә, Үз муллыгы белән көзләр килә Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

                                      

                                                                             

Көз! Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге байлык белән билгеләнә.

 Иске Чүпрәле башлангыч мәктәп – балалар бакчасының күркәм традицияләре күп. Көз аенда  уздырыла торган бәйрәмнәрнең иң көтеп алынганы - Көзге бал. Бу бәйрәм җәйге тырыш хезмәтебезгә нәтиҗә ясау да әле ул!  26 нчы октябрь көнне үткәрелгән чарага һәр сыйныф бик яхшы итеп әзерләнгән иде. Алар көзге уңыштан төрле композицияләр ясадылар, рәсемнәрдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Күргәзмәдә бик күп мавыктыргыч әйберләр бар иде. Бәйрәм җырлар, биюләр, уеннар һәм кызыклы бәйгеләр белән дәвам итте. Көзге бал бәйрәме, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр-биюгә бай булды.  Бәйрәм безгә бик тә ошады!

 

Ландыш Низамова, Иске Чүпрәле башлангыч мәктәп – балалар бакчасының  башлангыч сыйныф укытучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев