Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Үзешчән театр артистларыбызның уңышы

Район мәдәният йортында Ринат Кәлимуллин җитәкчелегендәге халык театры һәм "Бөтерчек" балалар драма түгәрәге эшли. Әйтергә кирәк, алар үзләренең уңышлары белән районда гына түгел, ә республика күләмендә дә дан казанып киләләр.

"Бөтерчек" балалар драма түгәрәге (Рузилә Әхмәтҗанова, Эльвира Азизова, Гүзәл Бахитова, Алсу Зартдинова, Вәсилә Калимуллина, Дилә Низамова, Айгөл Нәсыйбуллина, Камилә Фаисханова) Фәнис Яруллиннның "Вәгъдәсез тиен Тим-Тим" әсәре буенча эшләнгән спектакль белән "Иделкәем" балалар-яшүсмерләр үзешчән театр һәм курчак театрлары коллективларының III республика конкурсының Буада узган зонара ярышларында катнашып, финалга чыккан иделәр. Әле менә шушы көннәрдә конкурсның финал туры Казан шәһәренең Сәет Галиев исемендәге мәдәният йортында үтте. Анда барлыгы республика районнарыннан килгән 12 театр катнашты. "Бөтерчекләр" финалда чыгыш ясап, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең Дипломы белән бүләкләнделәр. Әфәрин!

Ноябрь аенда исә район мәдәният йорты халык театры Аяз Гыйляҗевның "Ефәк баулы былбыл кош" спектакле (башлыча район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләре катнаша) белән Казан шәһәренең Ленин исемендәге мәдәният йортында чыгыш ясаячак. Уңышлар телибез аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: район мәдәният йорты