Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Яңгыратып гармун моңнарын

1 февральдән район мәдәният йортларында ел саен традицион рәвештә үтүче иҗади отчет концертларына старт бирелде. Аның максаты булып, милләтләрнең мәдәни культурасын саклап калу, йолаларны, гореф-гадәтләрне, үзешчән җырчыларны, уен коралларында уйнаучыларны, гомумән, сәнгатькә гашыйк җаннарны барлау тора.

Әйтергә кирәк, иҗади отчет концертларының максатлары югарыда әйтелгәннәр белән генә чикләнми. Әйтик, агымдагы ел әлеге җыр-моң фестивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү кысаларында үтәчәк. Шуңа да тарихыбызны, мөһим вакыйгаларны барлау-иҗади отчетларның өстенлекле юнәлеше булып тора.

-Иң мөһиме, җәмгыятьнең мәдәни әхлагын саклау һәм аны киләчәк буынга тапшыру. Хәтеребезне яңартсак, элек халык кабилә булып яшәгән чорда да ир-атлар аудан кайткач беренче эш итеп, ниндидер йола башкарылган, кайткан ризыкка дан җырланган. Ә бит берничә көн ауда йөргәнне көтеп, ачтан тилмергән кабилә башкача да эшләргә, ягъни тиз-тиз ашарга пешерү хәстәрен күрергә дә мөмкин иде. Бүгенге тормышыбыз инде әби-бабайлар яшәгән заманнардан күпкә аерыла, кызганычка каршы, гореф-гадәтләр дә онытыла бара,-ди район мәдәният бүлеге начальнигы Данир Шәрәфетдинов.

Җирлекләрдә мәдәниятне саклап калу, үстерү нисбәтеннән республика җитәкчелеге тарафыннан да җитди чаралар күрелә. Ул авылларда мәдәният йортлары төзү программасы нигезендә тормышка ашырыла. Үткән ел әлеге программа кысаларында Шланга авылы яңа мәдәният йортлы булды. Иҗади отчет концертларын башлап җибәрү хокукы да быел нәкъ аларга тапшырылды.

Еш кына Шланга авылы турында "урман асты" дигән бәяләмәне ишетергә була. Мәдәният йорты фойесында урнашкан күргәзмәдән аларның чыннан да агач осталары булуын күрергә мөмкин иде. Инде ничәмә еллар дәвамында сәхнә хозурлыгына тилмергән шлангалылар ул көнне үзләренең сәнгатькә гашыйк икәнлекләрен дәлилләделәр.

Чараны башлап, авыл җирлеге башлыгы Ирек Мөхәммәтҗанов җирлектә яшәүче халыкның тормыш-көнкүреше турында сөйләде. Эшләнгән эшләргә анализ ясады, киләчәккә планнарны барлады. Агымдагы елның Экология елы буларак билгеләнүен искәртеп, авылны чиста тотарга өндәде.

Реклама

Үзешчәннәрнең кайсы җырлады, кайсы гармунда уйнады, биеде. Мәдәният йорты директоры Рифкать Мөхәммәтшин үзе дә кубызда уйнап күрсәтте.

Иҗади отчет концерты "Яшь йолдыз" һәм "Балкыш" фестивальләренә сайлап алуны да күздә тотканлыктан, сәхнәдә яшьләргә дә, өлкән буын вәкилләренә дә урын бирелде.

Яшьләрнең заманчарак дигәндәй, апа-әбиләр исә тамашачыга элеккеге утырмаларның, мәзәкләрнең матурлыгын җиткерде. Әлбәттә, номерлар сугыш елларына барып тоташты.

Концерт ахырында Данир Шәрәфетдинов шлангалыларның нинди генә шартларда булган чорда да мәдәни чаралар үткәрүдән туктамавын, беренчелеккә ирешүләрен әйтеп үтте. Инде менә яңа мәдәният йортында әлеге өлкәдә тагын да уңышларга ирешеп эшләүләрен теләде һәм клуб директоры Рифкать Мөхәммәтшинга, сәнгать җитәкчесе Альберт Мөхәррәмовка Мактау Грамоталары тапшырды.

80нче еллардан бирле район күләмендә үткәрелүче иҗади отчет концертлары бер-бер артлы барлык авыл мәдәният йортларын әйләнеп чыгачак. Аңа ныклы әзерлек, тырышлык белән килүче үзешчәннәребезгә уңышлар теләп калыйк. Ә инде фестивальнең иң уңышлы номерларын район мәдәният йорты сәхнәсендә күрәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗатотчет концертлары

2
X