Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Хатын-кыз – милләт рухын саклаучы

Казанда III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды узды.

Съездны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә оештырды. Чарада Татарстан Республикасы районнарыннан, Россия Федерациясенең 53 регионыннан, 15 ерак һәм якын чит илләрдән  (Белоруссия, Болгария, Казакъстан, Кытай, Кыргызстан, Литва, Польша, АКШ, Таҗикстан, Төркия, Эстония)  600 ләп делегат катнашты.  Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе,  мин-Гөлия Фәизова һәм  «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле җитәкчесе Гөлфия Яфизова  да анда идек.

Съездның эше ике көн дәвам итте.  Аның беренче көнендә  пленар утырыш узды.  Ул көнне хатын-кызларга кул эшләре остаханәсе (күргәзмә-ярминкәсе) тәкъдим ителде, соңрак гүзәл затлар «Сөембикә» журналының 110 еллыгына багышланган тантаналы кичәгә барды. Икенче көнне делегатлар «Бала-Сити», «АЛТА скул» мәктәпләре, Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук, дискуссион мәйданчыклар эше оештырылып:  татар гаиләсендә 3 буын һәм 7 буын хәрәкәте;   татар гаиләсендәге тәрбия (татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре, уеннары нигезендә бала тәрбияләү);  татар гаиләләрендә эшмәкәрлек буенча лекцияләр тыңладылар.  

III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездын йомгаклау «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексында узды.  Биредә  «Калфак туе» чарасы тәкъдим ителде.  Кичен съездда катнашучылар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Уфа «Нур» татар дәүләт театры тарафыннан Зифа Кадырова әсәре буенча сәхнәләштерелгән «Фатыйма» спектаклен тамаша кылды. Делегатлар, шулай ук,  Г. Тукай бәйрәмендә дә катнашып, бөек шагыйребезнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Беренче Бөтенроссия мөселман хатын-кызлары съезды 1917 елның 24-27 апрель көннәрендә  Казанда уза. Әлеге съезда дүрт йөздән артык делегат катнаша. Хатын-кызларның сәяси һәм гражданлык тигезсезлеге, гаилә хокукының аспектлары, хатын-кызның иҗтимагый тормыштагы роле турында фикер алышалар,  шулай ук съезд тематикасына туры килгән башка күп кенә мәсьәләләр күтәрелә анда. 

Икенче съезд  исә, бер гасыр узгач, 102 елдан соң, 2019 елда уза. Анда Бөтендөнья татар хатын-кызларының II съездында катнашучылар тарафыннан хатын-кызларның милли яшәештә һәм җәмгыяви тормышта тоткан урыннарына кагылган мәсьәләләре тикшерелә.

Реклама

Агымдагы III Съезд эшендә дә төп игътибар милли рух, ислам әхлагы, милләтне тәрбияләүдә  хатын-кызның  роле  хакында барды. Пленар утырышта чыгыш ясаучылар да гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге тәрбия өчен, милләтебезнең киләчәге өчен дә татар хатын-кызы җаваплы, дип ассызыкладылар.

“Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова: Бүген татар хатын-кызлары алдында торган бурычлар тау кадәрле: татар гаиләләрендә балаларны туган телдә, милли рухта тәрбияләү, бай мәдәниятебезне саклап калу, милли ризыкларыбызны, милли киемнәребезне киңрәк кулланышка кертү, халкыбызның матур йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тормышыбызга кайтару, телне саклау”,-диде. Әлеге уңайдан гүзл затларны бөтен төбәкләр белән бергәләшеп, бердәмләшеп эшләргә чакырды.

Съезд кысаларында “Ак калфак” укучы кызлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы да узды.  Бәйге барышында кызлардан зирәклек, зәвык, тырышлык, әдәп һәм үз халкыңның, үз гаиләңнең тарихын белү таләп ителде. Бәйгедә 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар осталыкларын сынады. Шунысы куанычлы, бәйгесе нәтиҗәләре буенча  3 урынга 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Гүзәл Низамова лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев