Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Туган авылым хатирәләре

17 март көнне Шланга авыл мәдәният йортында "Туган авылым хатирәләре" дип исемләнгән театральләштерелгән иҗат-отчет концерты булып үтте.

Әлеге концерт Россиядә Тарих елы, Татарстанда Коръән елына багышланды. Авылыбызның килеп чыгуын, данлыклы-танылган кешеләрен, борынгыдан әйтелгән атамаларын, Шарлавык елгасы, Торна күле, Минач аланы, Фәрхи кизләве, Мулла аланы, Социалистик Төзелеш герое Гафур Вахитов, герой әниләр, һәлак булган батырларыбызны, барысын да чагылдырылган иде.

Кичәне авылыбызның имам-хатибы Иршат Айзәтов коръән сүрәләре белән ачып җибәрде. Концертта авылыбызның олысы-кечесе катнашты. Аеруча О.Ефремова җитәкчелегендәге "Каз канаты", "Талы-талы", "Танго", "Курчак" күмәк биюләре, апалы-сеңелле Р.Мөхәмәтҗанова, Ф.Нуртдинова, Э.Гатауллина, А.Мөшәрәпов, Г.Мөхәмәтҗанова, Р.Алимова, Г.Хисамова, Р.Маллямова башкаруында моңлы җырлар; А.Якупованың мөнәҗәтләре көчле алкышларга күмелде.

Өч сәгатькә якын барган концерт сизелмичә дә үтеп китте. Барлык катнашучыларга олы рәхмәтебезне җиткереп, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният