Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Тукай мәңге безнең күңелләрдә

26 апрель көнне, Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды.

Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта,  26 апрель көнне, Халкыбызның Бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулды. Бөек шагыйребезнең туган көне - һәрберебез өчен олы бәйрәм. Габдулла Мөхәммәтгариф улы татар шигъриятендә иң якты йолдыз булып янып тора. Халкыбызның сөекле улы калдырган иҗат мирасы һәм рухи яктылык- безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. 

Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән татар баласы һәм татар әдәбиятын дөнья киңлекләренә алып чыккан милли шагыйрь. Аның исеме татар мәдәниятенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйле. Үлемсез Тукай шигърияте, халык вөҗданы байрагыдай, гасырлардан гасырларга уза. Шулай итеп бүгенге  көнгә кадәр Г.Тукай безнең күңелләрдә яши. Әйе, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Бүген дә без балалар  белән бергәләп, Тукай  абыебызның туган көненә багышланган “Дәү әнидә кунакта “ исемле кичә оештырдык. Балалар Г.Тукай шигырьләрен яттан сөйләп, аның әкиятләрендәге геройлар белән очраштылар. Дәү әнигә кунакка килеп, миилли тәрбия алымнары белән таныштылар. Кичәбез “Туган тел”  җыры  белән  тәмамланды.                                          

Зөлфия Нуртдинова, Түбән Чәке урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев