Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Сәхнәдә сугыш авазы

...Бөек Ватан сугышындагы тиңдәшсез Җиңү бәйрәме көннәрендә зур чаралар үтте. Елдагыча аңа каршы кичтә 90 номерлы һөнәри училище коллективы район мәдәният йорты сәхнәсендә, патриотик концерт программасы белән чыгыш ясады.

Әлеге кичәгә училищеның зур әзерлек белән килүе күренеп торды. Тамашачылар мәдәният йорты залына кергәнче үк сугыш мизгелләрен хәтерләткән "Барысы да җиңү өчен, бөтен ипи фронт өчен!" дигән плакатлар элгән олауларны карадылар, кыр кухнясыннан кайнар чәй эчеп алдылар. Уку йорты директоры Рамил Ахметовның әйтүенә караганда, шушы тарихи бәйрәм уңаеннан училищега район сәхнәсендә концерт куюны тәкъдим итү дә очраклы түгел. Училищеның үзендә дә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендә күп эш башкарыла. Музейда шактый күләмдә экспонатлар тупланган, сугыш һәм хезмәт ветераннары белән әледән- әле очрашулар үткәрелеп тора. -Бу мәдәни чараны оештыруда бөтен хезмәткәрләребез дә бик теләп катнаша. Ул кичне сәхнәгә укытучылар, производствога өйрәтү мастерлары һәм укучылар да чыкты,- ди директор.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният