Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Кызларыбыз “Ливадия”не шаккаттырды

22-23 ноябрь көннәрендә "Ливадия" санаторийендә Татарстан Республикасының эшче һәм укучы яшьләре арасында VIII республика үзешчән-сәнгать фестивале үткәрелде. Анда районыбыз данын 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә укучы биш кыздан торган "Rock Angels" ансамбле яклады.

"Ливадия" санаторийен шаккаттырган әлеге ансамбль оешканга да нибары бер ел. Шуңа да карамастан, район сәнгать мәктәбе директоры Руслан Шәрәфетдинов җитәкчелегендә ул яңадан-яңа үрләр яулый. Алсу Закирова (соло-гитара), Ләйсән Калимова (ритм-гитара), Ләйсән Айметдинова (бас-гитара), Гүзәлия Аббазова (синтезатор) һәм Рәдифә Аббазова (барабаннарда) кебек талантлы музыкантлар район күләмендә үткәрелеп килүче рок-фестивальләрдә һәм "Яшь йолдызчык" конкурсларында даими катнашып, тамашачыларның ихтирамын яуларга да өлгерделәр.

-Кызларның күбесе бездә укый, ансамбльне оештыруны да үзләре тәкъдим итте. Үткән елның 1 сентябреннән башлап кечкенә генә әлеге коллектив сәхнәләрдә чыгыш ясый башлады. Бергәләп репертуар төзедек,-ди районның сәнгать мәктәбе директоры Руслан Данирович.

Фестивальнең беренче көне сайлап алу программасы буенча үтә. Анда кызлар өч җыр башкаралар һәм жюри аларны бертавыштан финалга үткәрә. Фестивальнең икенче көнендә алар Виктор Цой репертуарыннан "Кояш исемендәге йолдыз" ("Звезда по имени солнце") җырын тәкъдим итәләр һәм "Инструменталь жанр" номинациясендә икенче урынга лаек булалар. Татарстан Республикасының профсоюзлар федерациясе районыбызның "Rock Angels" ансамблен Диплом белән бүләкли.

-Кызларны фестиваль буласы урынга кадәр озата килеп, инструментларны йөртүдә ярдәм иткәннәре һәм мораль яктан хуплаганнары өчен аларның әти-әниләренә дә рәхмәт әйтәсе килә,-ди Руслан Шәрәфетдинов. Яңа елның 5 январенда район мәдәният йортында үтәчәк фестивальдә дә ансамбль тамашачыларга өр-яңа программа тәкъдим итәргә җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев