Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Иң җитезе – әбиләр

7 март көнне Яңа Кәкерле урта мәктәбендә хатын-кызлар көненә багышланган кичә оештырылды.

Мәктәп директоры Шамил Абдрахманов кичәне ачып, барлык хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде. Бәйрәм әниләргә багышланган шигырьләр, җырлар белән башланып китте һәм аны педагог-оештыручы Мәдинә Җамалтдинова алып барды.

Кичәнең икенче өлешендә әбиләр, әниләр һәм кызлар командалары арасында ярыш үткәрелде. Ярышта һәр төркем үзенә исем, девиз, җыр сайлады, төрле номерлар башкардылар. Әбиләр командасы бөтен ярышта да актив катнашты: җыр, төрле милләт биюләрен башкаруда да, уеннар уйнауда да, сорауларга җаваплар бирүдә дә сынатмадылар. Бигрәк тә Сәрия апа Хәлилованы, Факия апа Айнетдинованы, Дидәрә апа Садыйкованы, Фазилә апа Танаганы, Гөлбану апа Җамалтдинова, Тәкминә апа Айнетдинованы атап үтәсем килә. Ярыш нәтиҗәләре буенча әбиләр командасы-1, әниләр командасы-2, кызлар командасы 3 урынны яулады. Кичәнең өченче өлеше исә бәйрәм табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар