Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Җырлады да, биеде дә “Ярамай”

-Бәйрәмнәр вакытында мәдәният йорты гөрләп тора, өлкән буынга алмашка килгән яшьләр арасында да җырга- моңга һәвәс талантлар үсә,-ди Зур Чынлы җирлеге башлыгы Фәрит Хәлиуллов.

Мәдәният йорты фойесында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы кысаларында "Беркем дә, берни дә онытылмый!" дип аталган күргәзмәдә әллә никадәр мәгълүмат, экспонат тупланган. Бөек Ватан, Әфган һәм Чечен сугышларында катнашучыларга багышлап альбомнар төзелгән. Күргәзмәнең икенче өлеше Зур Чынлының үткәне һәм бүгенгесенә багышланган зур тарихи чорны үз эченә ала.

-Әлеге иҗат концертының офыклары елдан-ел киңәя бара. Тамашачыларны хәтта залга сыйдыра алмадык, фойедан тыңлап утыручылар да булды. Авылдан читтә яшәүчеләр дә күп кайткан иде,- ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфрүз Баһаветдинова.

-Авыл җирлегендә үткәрелгән ветераннарның "Балкыш" фестивале җиңүчеләре Клара Алиакберова, Фидания Галәветдинова, Фәридә Алимова һәм Дания Әзмуханованы сәхнәгә чыкканда ук көчле алкышладылар. Районыбыз халкына үзенең искиткеч таланты белән таныш булган, ТНВ каналы уздырган "Җырлыйк әле!" конкурсында җиңү яулаган Марс Шәкуров сәхнәгә чыккач, тамашачылар торып басып кул чапты. Авылда шушындый концерт буласын ишеткәч, туган якка кайтмый мөмкинме соң? Сәхнәдә гармунчылар башкаруында татар халык көйләренә тезмә яңгырый, аларны бер-бер артлы татар, һинд, көнчыгыш халыклары, яшьләр биюләре алмаштыра. Г. Шиһапова һәм бертуган Мистяковаларның үзләре иҗат иткән шигырьләре дә тамашачыларга бик ошады. Мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Рәйхан" фольклор ансамбленең җырлы-биюле чыгышы тамашачылар тарафыннан көчле алкышларга күмелде. Сәхнәдә башкарылган күп җырлар оста баянчы Исмәгыйль Юсупов, Ринат Алимов һәм Марс Шәкуров уйнаган көйгә кушылып башкарылды. Концертта гаилә ансамбльләре дә күп иде. Бертуган Дамирә һәм Илһамия Әгълиулловаларны, бертуган Гөлгенә һәм Марс Шәкуровларны тамашачылар кат-кат сәхнәгә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иҗатотчет концертлары